Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
13 март 2018, 11:42

Гүзәлләрнең гүзәле сез, гаиләгезнең бизәге сез

Изге йола буенча, язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният сараенда “Миссис Кырмыскалы – 2018” гүзәллек бәйгесе үткәрелде.

Конкурста Кырмыскалы авылының иң матур, мөлаем, кыю, җитез һәм көчле рухлы әниләре көч сынашты. “Визит карточкасы” бәйгесендә аларның һәр­берсе үзләре, гаиләләре, мавыгулары белән таныштырды, “Язгы шигърият” һәм бию конкурсларында тагын да нинди сәләтләргә ия булуларын күрсәттеләр. Соңыннан бер-бер артлы купшы күл­мәкләрдә подиумга чыктылар. Үзләре дә, киемнәре дә күз явын алырлык иде.
Конкурста катнашучыларның гаи­ләсе белән чыгыш ясавы чараның иң дулкынландыргыч мәле булгандыр. Аларны хупларга әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары килгән иде.
Чара ахырына да якынлашты, димәк, иң-иңнәрне билгеләргә дә вакыт җитте. Бу эш бик җиңелдән булмаса да, район Советы рәисе А.Ф.Сабиров җитәкче­легендәге жюри әгъзалары кызларның чыгышларын гадел бәяләргә тырышты. Шулай итеп, “Миссис-Кырмыскалы – 2018” исеменә Нәргизә Закирова лаек булды. Ул: “Конкурста җиңәрмен, дип уйламаган идем, моңа бик шатмын, миңа ярдәм иткән һәм хуплаган якыннарыма һәм туганнарыма рәхмәт белдерәм”, – диде. Екатерина Нигъмәт­җанова исә иң күп тавыш җыеп, тама­шачыларның сөюен яулады. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле номи­нацияләр буенча билгеләнеп үткән барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Иганәче Элеонора Лаврентьева конкурста җиңүчегә “Косметолог хезмәтенә”, ә башка конкурсантларга шул ук хезмәткә 50 процент ташламага сертификат тапшырды.
Конкурслар район Мәдәният сарае артистларының музыкаль номерлары белән үрелеп барды. “Дәрт” һәм “Егетләр” вокаль ансамбльләре, “Йолдыз” һәм “Далан” бию коллективлары, җырчылар Фәрит Яхшыголов, Артур Насыйров, Розалина Әюпова, Айгөл Кәепколова, Лилия Әлмәтова, Эльвина Бәкирова, Эльмира Муллаголова һәм башка артистларның чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: