Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
3 апрель 2018, 11:19

Лидер булып тумыйлар...

Изге йола буенча, яз көне муниципаль районда яшьләр һәм балалар җәмәгать берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең “XXI гасыр лидеры» дип исемләнгән Бөтенрусия конкурсының район этабы үткәрелә, анда актив һәм сәләтле яшьләр ачыклана.

Лидер исеменә дәгъва итүчеләргә таләпләр шактый югары. Чөнки чынбарлыкта алар белемле, аралашучан һәм үз-үзләренә ныклы ышанган гына түгел, табигатьтән би­релгән лидерлык сәләтенә дә ия булырга һәм үзенә җавап­лылыкны алырга курыкмаска тиеш. Һәр яклап үсешкән, белемен даими камилләштереп торган кеше генә үзе артыннан башкаларны ияртә ала.
Чара Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Р.М.Хисмәтул­линның чыгышыннан башланып китте. Рәис Мөдәрис улы янгын хәвефсезлеге техникасы буенча инструктаж үткәрде, янгын чыкканда ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Чарага Бозаяз, Николаевка, Кабак, Прибельский, Сә­вәләй, Карлыман авыл Советлары, шулай ук “Яшьлек” яшьләр үзәге волонтерлары һәм Авыргазы күппрофильле колледжы филиалының Яшь­ләр берләшмәләре лидерлары килгән иде. Алар үзләре белән таныштырып үтте, казанышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Арытабан лидерлар социаль характерга ия, патриотик тәрбия бирүгә, ветераннарга һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм оештыруга юнәлтелгән авторлык проектларын якладылар. Прибельский урта мәктәбеннән Камилла Гаетколова үзенең проектын фото-отчет белән тәкъдим итте, аның чиклә­рендә авыл Советы волонтерлары өлкән яшьтәге ялгыз ке­шеләргә кулларыннан кил­гәнчә анык ярдәм күрсәткән. Нәкъ аның проекты беренче урынга лаек булды. Бозаяз авылыннан Регина Волоку­шинаның яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән “Йөрәк кушуы буенча” исемле проекты икенче урын алды. Кабак авылыннан Булат Ганиев “Без сәламәт тормыш яклы” проекты белән чыгыш ясады һәм тормыш кыйм­мәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән профилактик чаралар турында сөйләде. Аның эше - өченче урында.
Арытабан барлык катнашучылар да “Сталинград сугышы” исемле конкурста катнаштылар. Яшьләр үзәге белгечләре һәм муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр советы әгъзалары балаларны кул астындагы әйбер­ләрдән носилка, катапульта ясарга, мишеньга төз атарга, техника һәм коралларның тавышларын аера алырга, самолетлар җыеп очырырга, би­релгән координатларны билге­ләргә өйрәнсеннәр өчен махсус мәйданчыклар әзерләде. Иң күп балл җыйган җитез һәм кыю командага “Иң яхшы катнашучы” сертификаты тапшырылды. Проектлар белән чыгыш ясаучы һәм алдынгы урыннар яулаучы яшьләр берләшмәсе лидерлары Бөтен­русия конкурсның республика этабында безнең район данын яклаячак.
Рушания Хәмәтгалимова.
Читайте нас: