Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
3 апрель 2018, 11:41

“Яңгыравыклы үкчә”

Район Мәдәният сараенда шундый исем астында Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлап балалар арасында халык биюләре конкурсы үткәрелде.

Анда 23 район мәгариф уч­реж­дениесенең бию коллективлары катнашты. Мәгариф бүлеге методисты Н.Ф.Әминева, өстә­мә белем бирү педагогы Г.М.Хафизова, район Мәдәният сарае хореографы Г.А.Сөярголо­вадан торган жюри катнашучы­ларның башкару осталыгы, костюмнары, чыгышларның эчтә­леге һәм катнашу­чылар­ның артистлык сәләтенә бәһа бирделәр. Конкурста катнашучылар һәр мил­ләтнең асылын чагылдырган номерлар тәкъдим иттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча, Кырмыскалы гимназия­сенең “Фортуна” бию коллективы (җитәкчесе Ф.Б.Батталова) Гран-при яулады. 7 яшьтән 12 яшькәчә катего­риядә 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең “Бер­дәм балалар” коллективы (Г.Р.Мортазина, Е.А.Аманова) беренче урынга лаек булды, Сихон урта мәктәбе (И.М.Макеева, А.Р.Андреева) һәм Николаевка авылының “Салават күпере” (З.А.Илмурзина) - икенче, 1нче санлы Кырмыскалы балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе Р.Р.Фәсхетдинова), Сәвәләй мәктәбе (җитәкчесе Л.А.Исхакова) һәм 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең “Эн­җеләр” коллективы (Г.Р.Мортазина, Р.Б.Бакиева) - өченче урында.
13 яшьтән 17 яшькәчә кате­гориядә С.М.Чугункин исемен­дәге урта мәктәпнең “А.R.kids” бию коллективы (А.Р.Әхтәмова) беренче дип танылды. Катнаш яшьтәге төркемдә Шәйморатов урта мәктәбенең бию коллективы җиңүгә лаек булды. Икенче урын кабаклыларга (А.Н.Нургалиева) һәм искебәбеч­леләргә (Г.Р.Ишбирдина) бирелде. Өченче урын – Сахай авылының “Нур” һәм Карлыман авылы (Ф.А.Котлыбаева) коллективларында.
“Иң яхшы аерым бию” номинациясендә Кырмыскалы гимназиясе укучылары җиңүче булды. Икенче урынны Сахай урта мәктәбе һәм 2нче санлы Кырмыскалы мәктәбе, өченче урынны Үтәгән һәм Олыкүл мәктәп­ләре биючеләре яулады.
Гран-при яулаучылар Уфа шәһәрендә балалар коллективлары арасында үтәчәк “Яңгы­равыклы үкчә” халык биюләре VII Ачык конкурс-фестивальдә район данын яклаячак.
Эльвира Баязитова, Пионерлар һәм укучылар йорты директоры.
Читайте нас: