Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
13 апрель 2018, 12:35

Гәзиткә язылыгыз һәм бүләк отыгыз!

Хөрмәтле дуслар! Әлеге матбугат кампаниясендә дә республикада йолага әверелгән “Яраткан басмаңа языл!” дигән марафон үткәрелә. Аның чикләрендә “Атна саен бүләк”, “Бәхетле авто”, “Суперприз” кебек конкурсларда катнашып, төрле бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Моның өчен 2018 елга (ким дигәндә 6 айга) “Үзән”, “Кармаскалинская новь”, “Даирә” гәзитләренә язылып, түбәндәге конкурсларның шартларын үтәргә кирәк.

“Атна саен бүләк”

Шундый исем астындагы призлар уйнату акциясе апрель дәвамында атна саен һәм май­ның беренче ике атнасында үткә­реләчәк. Анда катнашу өчен алты айдан да ким булмаган вакыт эчендә алдыру шарты белән район гәзитләренең берсенә язылып, квитанциянең күчер­мәсен түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7. Җиңү­че­ләр атна саен очраклы рә­веш­тә сайлап алу юлы белән бил­геләнә.

“Бәхетле АВТО”

Бу акция май аенда үткә­реләчәк. Моның өчен алты ай­дан да ким булмаган вакыт эчендә алдыру шарты белән район басмасына язылып, редак­циягә шул турыдагы квитанция күчермәсен китергәч, махсус наклейка бирелә. Стикерны авто­машинаның арткы пыяласына ябыштырырга кирәк. Май ае ахырында район үзәгендә билге­ләнгән бер урында призларны уйнату оештырылачак. Приз оту­чылар очраклы рәвештә сайлап алу юлы белән билгеләнә. Автокомпрессор, автоһәвәскәр өчен кирәк-яраклар җыелмасы һәм башка бүләкләр отасыгыз килсә, район гәзите белән бергә булыгыз! Призларны уйнату көне һәм урыны гәзит бит­ләрендә хәбәр ителәчәк.

“Суперприз”

“Суперприз” акциясендә катнашу өчен, алты айдан да ким булмаган вакыт эчендә алдыру шарты белән, бер үк вакытта берәр республика һәм район басмасына язылу кирәк. Язылу турында квитанция­ләрегезне 450077, Уфа щәһәре, Киров урамы, 45, “Башкортстан Республикасы” Матбугат йорты, матбугат бүлеге адресы буенча җибәрсәгез, приз отуга өмет итүчеләр исәбенә керәсез.

2018 елның 15 сентябренә кадәр 21 җиңүче очраклы рә­вештә сайлап алу юлы белән билгеләнә. Төп приз - телевизор һәм Юлдаш телевидениесе программаларын кабул иткеч. Болардан тыш тагын да ике телевизор, Юлдаш телевидениесе программаларын кабул итү өчен өч корылма, унбиш планшет уйнатылачак. Җиңү­челәрнең исем­нәре матбугат басмаларында бәян ителәчәк һәм аларның фотолары урнаштырылачак. Суперприз отучы башкалага чакырылып бүләкләнә.

Шифаханәгә - юллама!

Шулай ук район гәзите редакциясе 2018 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында “Йоматау” шифаханәсенә юллама, телевизор һәм башка бик күп кыйммәтле бүләкләр уйнатачак. Моның өчен район басмасының берсенә язылып, квитанциягезнең күчер­мәсен безнең адреска җибәрергә генә кирәк. Бу бүләкләр матбугат кампаниясе тәмамлану белән, июль аенда уйнатылачак.

Бу акцияләр “Башкортстан Республикасы” матбугат йорты дәүләт унитар предприятиесе гәзит, журналларына язылучылар арасында үтә. Аларның тулы исемлеге белән www.rbsmi.ru сайтында таныша аласыз. Катнашыгыз! Бүләкләр отыгыз!
Читайте нас: