Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Ел тәрбиячесе – 2018”

Олыкүл авылының “Малышок” балалар бакчасында муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “Ел тәрбиячесе – 2018” конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Чараның максаты – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иҗади яктан талантлы педагогларын ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү.

Агымдагы елда “Ел тәрбиячесе – 2018” исеменә көрәштә 1нче санлы Кырмыскалы, Олыкүл авылының “Малышок”, Прибельский авылының “Әкият”, Константиновка авылының “Кояшкай”, Кабак авылының “Каенкай” һәм Сахай авылының “Ромашка” балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Аларны мәгариф бүлеге белгечләре, районның методика бүлекчәсе җитәкчеләреннән торган жюри әгъзалары бәяләде.
Конкурсның районданы этабы өч турда үткәрелде. Тәүгесендә - конкурста катнашучылар “Мин – тәрбияче” дигән эссе тәкъдим итте. Биредә аларның һөнәр сайлауда ялгышмаулары, проблемаларын күрсәтә һәм аларны хәл итә белү, фикер йөретү сәләте бәяләнде. Икенче тур – балалар белән бергә педагогик чара үткәрү һәм аңа анализ ясау. Ул 1нче санлы Кырмыскалы һәм Олыкүл авылының “Малышок” балалар бакчаларында үткәрелде. Бу тур чикләрендә педагоглар тәрбияләнүчеләре белән эшләүдә үзләренең һөнәри сыйфатларын күрсәтә алдылар. Финал “Визит карточкасы”, “Осталык дәресләре элементлары белән белем бирү проектлары” һәм “Осталык дәресе” кебек өч биремнән торды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Кабак балалар бакчасыннан Асия Нургалиева “Ел тәрбиячесе – 2018” исеменә лаек булды. Ә Дилара Мөхәммәтҗанова (1нче санлы Кырмыскалы), Алия Сәхип­гәрәева (Олыкүл), Оксана Вурсал (Константиновка), Юлианна Смирнова (Прибельский) һәм Зилә Нафикова (Сахай) төрле номинацияләр буенча җиңүче дип танылдылар.
Лена Биккузина, методист.
Читайте нас: