Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Йолаларга тугрылык

Гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Димәк, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле.

Гаилә рухи-әхлакый кыйм­мәтләргә нигезләнеп яшәсә генә, тотрыклы була һәм балалар тәрбияләү вазыйфасын җиренә җиткереп үти ала. Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, дөрес гамәлләрен үтәп, начар эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың бурычы. “Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр”, дигән сүзләрне истә тотарга кирәк. Димәк, әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы – тәүфыйклы балалар үстергән кеше үзе дә тыныч картлык кичерә, андый гаилә милләт, халык бердәм­легенә дә үзенең лаеклы өле­шен кертә.
Һәр гаилә үз баласын итә­гатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Сәламәт тормыш алып бару изге йолага әверелергә тиеш. Елның нинди мизгеле булуга карамастан, гаиләң белән ял итәргә: велосипедта, роликларда, чаң­гы, чанада шуарга мөмкин. Палаткалар белән табигать кочагына чыгу, елгада су керү, учак янында гитара астында җырлау өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошый һәм ул гомерлеккә истә кала. Ул көндәлек мәшәкать­ләрдән арынырга, хис-тойгыларны яңар­тырга һәм табигать хозурлыгына сокланырга булышлык итә.
Һәр гаиләнең үз кыйм­мәтләре һәм йолалары бар. Райондагы “Гаилә” үзәге 7 яшьтән 14 яшькә кадәр балаларны “Минем гаилә­дәге йолалар” конкурсында катнашырга чакыра. Моның өчен зур булмаган хикәя язарга һәм фото китерергә кирәк. Конкурс­ның шартлары турында түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: Кырмыскалы авылы, Киров урамы, 40, 3нче бүлмә. Телефон: 8 (34765) 2-12-82.
Зарима Богданова,
“Гаилә” үзәге белгече.
Читайте нас: