Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
11 декабрь 2018, 12:49

Актив һәм шаян булсаң...

Район гәзитләре редакциясе һәм “Сыночкам&Дочкам” кибете “Бәйләнештә” социаль челтәрендә 7 яшькәчә балалар арасында фотоконкурс үткәрде. 22 фоторәсемнең өчесе өчен тамашачылар иң күп тавыш бирде.

Кырмыскалы авылыннан 5 яшьлек Елисей Белоус 976 лайк җыйды. Ул гаиләдә бердәнбер бала. Балалар бакчасына йөри, дуслары белән уйнарга, лего җыярга, биергә, җырларга ярата, вокалга йөри. Шулай ук ул мультфильмнар карый, машиналар коллекциясен җыя, нәнәсендә еш кунакта була.
Район үзәгендә яшәүче Камил һәм Данис Әхмәтовлар өчен барлыгы 896 кеше тавыш биргән. Камил – гаиләдә өлкән бала, аңа 5 яшь. Ул балалар бакчасына, сәнгать мәктәбенә һәм тхэквондо секциясенә зур теләк белән йөри. 2 яшь ярымлык энесе Данис белән әниләренә бәлеш һәм башка тәм-томнар пешерергә ярдәм итәләр. Соңыннан бергәләшеп уйныйлар, шаяралар, рәсем төшерәләр, сыннар әвәлиләр. Җәй көне, чын малайларга хас булганча, ялан чәчкәләре җыеп әниләренә бүләк итәләр. Нәнәй һәм картәтиләренә кунакка бару - алар өчен зур сөенеч.
Кирилл һәм Злата Горшениннар Сахай авылында яшиләр. Алар 627 тавыш җыйган. Кириллга 4 яшь булса, сеңлесе Златага нибары 9 ай гына. Малай күктәге йолдызларны күзәтергә ярата, аларны өйрәнә. Шунысы гаҗәп, бәләкәй генә булуына карамастан, Кирилл пешеренергә ярата. Ул интернет аша ризык пешерү рецептларын карый һәм үзе дә аларны эшләргә тырыша. Әлбәттә, әниләре Марина аларга ярдәм итә. Злата да абыйсы кебек тик утырырга яратмый. Үзенчә сөйләшергә ярата.
Шулай итеп, беренче урынга чыккан Елисей “Сыночкам&Дочкам” кибе­теннән 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнә. Абыйлы-энеле Камил һәм Данис – икенче урында. Аларга 1000 сумлык сертификат тапшырыла. Ә өченче урынга лаек булган Кирилл һәм Злата 500 сумлык сертификат алачак.
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: