Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
9 гыйнвар 2019, 12:07

Яңа елга шәп бүләк

Декабрь башында район гәзите редакциясе Яңа ел конкурслары игълан иткән иде. Шунысы сөенечле, шигырьләр, юмористик хикәяләр, кул эшләре бихисап килде һәм килүен дәвам итә. Без аларны гәзит битләрендә бастыра барабыз.

“Яңа елга шәп бүләк” конкурсында катнашу өчен барлык фантазиягезне һәм осталыгыгызны эшкә җигәргә туры киләчәк, дип язган идек. Һәм Атҗитәр авылыннан Рәсимә Кодакаева нәкъ шулай эшләгән дә – аның төрле төсле җепләрдән бәйләнгән ел символы – Дуңгыз барысына да ошады. Бу шәп дуңгыз “Үзән” гәзитен таратуда ярдәм итәргә булган, күрәсең. Сумкасы да зур гына , гәзитләр дә байтак кына күренә. Ул үзенчә “Үзән”ебезнең киләчәге өметле булуын чагылдыра. Мондый шәп бүләк өчен Рәсимә Котлыәхмәт кызына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Ә конкурслар дәвам итә. Алдан әйтүебезчә, анда өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Яңа елга, ел символына багышланган шигырьләрегез, хикәяләрегез, юморескаларыгыз, яисә кул эшләрегез булса, безгә җибәрегез. Конкурсларга йомгак гыйнварның уртасында ясалачак. Әле тагын ярты ай вакыт бар.
Хатларыгызны һәм эшләрегезне түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы,7. Шулай ук аларны электрон почтага да ([email protected]) юллый аласыз.
Читайте нас: