Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
19 апрель 2019, 13:24

Иң осталар ачыкланды

Кырмыскалы авылында мәктәп автобусы водительләре арасында район конкурсы үткәрелде. Анда 25 водитель катнашты.
Йола буенча, бәйгенең тәүге өлеше Мәктәпара уку комбинатында үткәрелде. Биредә водительләр Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырды һәм юл-транспорт вакыйгасы булганда ничек тәүге ярдәм күрсәтү кирәклеге турында сөйләделәр. Сынаулар нәтиҗәсендә, 10 кеше финалга чыкты, соңыннан алар автодромда “елан”, “ихата”, “гараж” һәм “эстакада” кебек фигуралы йөрү һәм парковка элементларын күрсәтте.
Нәтиҗәдә, Ефремкино авылыннан Виктор Семенов конкурсның җиңүчесе дип танылды. Бекет авылыннан Василий Богаченко – икенче һәм Ефремкино авылыннан Валерий Кузьмин өченче урынга лаек булды.
Светлана Карпова.
Читайте нас: