Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
19 апрель 2019, 13:41

«Әниләр талант­ларын ача»

“Башкортстан” телерадио компаниясе Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә республиканың рәсем төшерергә яратучы хатын-кызлары өчен уникаль күргәзмә үткәрә.
Ана булу һәр хатын-кызның тормышында иң бәхетле һәм иҗади үсү чорла­рының берсе. Бу күргәзмәгә катнашу өчен балалары тугач тормышлары үзгәргән һәм ул яңа хис- кичерешләрне рәсемгә төшергән һәвәскәр-рәссам хатын-кыз­лар чакырыла.
Күргәзмәне төбәк җитәкче­сенең тормыш иптәше Каринэ Хәбирова оештыра. Ул үзе дә сынлы сәнгать белән нәкъ сабые дөньяга килгәч шөгыльләнгән кеше, аның фикердәшләре дә бар. “Күпләрнең балалары тугач рәсем төшерә башлавы мине сокландыра. Ә Башкортстан талантлы кешеләргә бай. Нинди районга барсам да, шундый профессиональ һәм һәвәскәр рәссамнар белән танышу миндә хатын-кызларга ярдәм итү теләге тудыра”.
Әлеге күргәзмә махсус белеме булмаган гүзәл затларга художество сәләтләрен тормышка ашырырга, яңа талантлар ачарга ярдәм итәчәк.
Рәсемнәрне акварель, гуаш, балавыз, акбур, төсле, гади карандашлар белән төшерергә мөмкин. Картинаның тематикасы һәм зурлыгы мөһим түгел. Монда катнашу өчен семьярб.рф сайтына кереп кагыйдәләр белән танышырга, анкета тутырырга, үз рәсемнәрегезнең фотосын да куярга кирәк.
Моны [email protected] адресына җибәрегез яки түбәндәге адрес буенча “Гаилә” үзәгенә китерергә мөмкин: Кырмыскалы авылы, Киров урамы, 40. Гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: