Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
7 июнь 2019, 12:45

Балаларыбыз – тормыш гөлләре

Халыкара балаларны яклау көненә район гәзитләре редакциясе “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Кырмыскалы. Яңалыклар. Белдерүләр” төркемендә фотоконкурс игълан иткән иде. Анда 800дән артык кеше катнашты.

Халыкара балаларны яклау көненә район гәзитләре редакциясе “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Кырмыскалы. Яңалыклар. Белдерүләр” төркемендә фотоконкурс игълан иткән иде. Анда 800дән артык кеше катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң күп тавыш җыйган дүрт фоторәсем сайлап алынды.

Кырмыскалы авылыннан Саньяр Әюпов беренче дип танылды.

Безнең җиңүчебезгә тиздән 2 яшь тула. Саньяр шук малай. Хәзергә ул сөйләшә белми, лә­кин әтисенә ияреп җырларга, биергә, телефон белән уйнарга һәм ашарга ярата икән.

- Улыбызның җиңүенә без шатбыз. Чөнки ул мондый конкурста тәү тапкыр гына катнашты. Киләчәктә дә ул апасыннан үрнәк алып, безне уңышлары белән куандырыр, дип ышанабыз, - ди малайның әтисе Салават Әюпов.

Кырмыскалы авылыннан София Жилина икенче урынга чыкты.

Софияга сентябрь аенда 3 яшь тула. Яңарак аның энесе туган. Ул аны ярата һәм бергә уйнау өчен тизрәк үсеп җитүен тели. Хәзергә ул энесен коляскада йөретә. Кыз таудан шуарга, рәсем төшерергә, су керергә ярата һәм әтисенә ияреп балык кармакларга барырга хыяллана.

- Туган көненә аңа самокат бүләк иттеләр һәм ул көннәр буе аңарда шуа, - ди кызның әнисе Анастасия Жилина.

Олыкүл авылыннан Айдамир һәм Айден Әһлетдиновлар өчен дә күпләр тавыш биргән.

3 яшь тә 9 айлык Айдамир футбол уйнарга, биергә, карт­әт­исе белән әтисенә ярдәм итәргә, нәрсәдер сүтеп-җыярга ярата. Шулай ук нәнәсенә мал карашырга, тавыкларны һәм кәҗә­ләрне куышырга ярдәм итә. Шулай ук аның Бәлеш исемле песие дә бар.

- Кече улыбыз Айденга әле 5 ай гына әле. Аның нәрсә белән мавыгуын әйтә алмыйбыз. Әлегә ул йоклый, ашый һәм минем чәчемнән тарта. Гомумән, малайлар бер-берсен бик ярата, энесе абыйсын бер адым да читкә җибәрми, - ди малайларның әнисе Людмила Әһлетдинова.

Кабак авылыннан Арина Сәмигулова дүртче урынга лаек булды.

Кызга нибары 2 яшь тә 7 ай. Рәсем төшерергә, пластилиннан әвәләргә, конструктор җыярга, машина һәм робот белән уйнарга, самокатта йөрергә ярата.

- Арина кызыксынучан кыз. Әлегә ул тирә-як белән таныша, һәрнәрсәне белергә тырыша, - ди кызның әнисе Лиана Сәми­гулова.

Шулай, беренче урын яулаган Саньяр “Уңышлар” компания­сен­нән роллы, София – “Ниточка” кибетеннән 1000 сумга сертификат, Айдамир һәм Айден Елена Янтураевадан капкейклар җыелмасы, Арина “Ёжик” кибе­теннән йомшак уенчык белән бүләкләнде.

Балаларны яклау көненә Кырмыскалы авылының Ленин исемендәге мәйданында оештырылган бәйрәмдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Чара концерт номерларына бай булды: балалар бию һәм вокаль коллективлары чыгыш ясады, күңелле конкурслар һәм уеннар оештырылды. Анда балалар зур теләк белән катнашты. Бәйрәм күңелле булсын өчен район Мәдәният сарае артистлары күп көч салган, барлык уңай­лыклар тудырган иде.

Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: