Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
25 октябрь 2019, 12:25

“21 гасыр лидеры”

Башкортстанда “21 гасыр лидеры” конкурсының төбәк этабы үткәрелде

җитәкчеләренең Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы үткәрелде. Бу көнне муниципаль этапта җиңү яулаган 80 катнашучы арасында иң-иңнәре ачыкланды. Алар конкурсның федераль этабында республика данын яклаячак.
Кырмыскалы районыннан төбәк дәрәҗәгә Олыкүл урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Арина Горбунова, Кабак урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Вадим Шепель үттеләр һәм “Балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмасы лидеры” номинациясенә кушылдылар.
Арина һәм Вадим ике көн буена иҗади номер, эшлекле уеннар һәм үз-үзеңне презентацияләүне үз эченә алган конкурс сынауларында катнаштылар. Конкурста катнашучыларга бизнес-тренер һәм блогер Олеся Мазур белән “Социаль челтәр идеяләрне алга этәрүче корал” һәм республиканың ИГРОМЕДИА үзәге җитәкчесе Игорь Карелин белән “Лидерлык сыйфатларын үстерүдә уен технологияләре” темалары буенча аралаша алдылар.
“Тигез хокукта аралашу” федераль проекты чикләрендә, “21 гасыр лидеры” бәйгесенең төбәк этабында “Мирас” бөтенрусия җәмәгать патриотик оешма рәисе Виталий Шереметьев катнашучылар белән очрашып, “Җитәкче һәм лидер” темасы буенча әңгәмә корды.
Чара азагында барсына да истәлекле бүләкләр – билгеләр, футболка, ручка, блокнот, браслет һәм катнашучы сертификатлары тапшырылды. Иң мөһиме - алар лидерлык сыйфатлары буенча тәҗрибә тупладылар.
Конкуренция зур булуга карамастан, конкурс уңай шартларда үтте, аның нәтиҗәсендә катнашучылар бер команда булып берләштеләр, барлык башлангычларда бер-берсенең ярдәмен тоеп эш иттеләр.
Радик Гарифуллин, “Яшьлек” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы.
Читайте нас: