Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
29 сентябрь 2020, 13:06

Каләмдәшләр, алга!

Журналистлар арасында «Эстетика елы»н иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы башлана.

Конкурста аерым авторлар яисә авторлык коллективлары катнаша ала. Аноним эшләр кабул ителми.
2020 елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр басылган материаллар бирелә.
Конкурс эшләре төрле жанрда булырга мөмкин: мәкалә, репортаж, интервью, сурәтләмә һәм башкалар.
Гәзит һәм журнал материаллары оригиналда бирелә (басманың аерым номеры/ксерокопия, басманың номеры күрсәтелгән мәкаләне кисеп алырга). Телевидение һәм радиотапшырулар CD-дискларда яисә басма эчтәлектәге текст эчтәлеген кушып USB флеш-накопительләрдә бирелә; интернеттагы язмалар, Интернет челтәрендәге адресны күрсәтеп, басма башкаруда бирелә.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү түбәндәге номинацияләр буенча башкарыла::
– "Интернет-киңкүләм мәълүмат чарасында иң яхшы материал";
- "Теле- һәм радиоканалларда иң яхшы материал";
– "Иң яхшы фотограф" – матбугат чарасында яки социаль челтәрләрдә бастырылган иң яхшы фоторәсемнәр яки фоторәсемнәр сериясе авторына;
– "Социаль челтәрләрдә иң яхшы видео" - эстетика елы буенча иң яхшы ролик идеясе авторына;
– "Мәктәп телестудиясе тарафыннан ел эстетикасы темасын иң яхшы яктырту".
12. Конкурста җиңүчеләргә призлы урыннар бирелә һәм конкурсны гамәлгә куючы дипломнары тапшырыла.
13. Конкурс йомгаклары Башкортстан Республикасының басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла.
14. Оештыру комитеты өстәмә номинацияләр булдыру хокукын үзендә калдыра.

Конкурсантларның эшләре 2020 елның 10 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
450059, Уфа шәһәре, Степан Халтурин ур., 28, каб. 420 (тел. 218-15-32). Күрсәтелгән адрес буенча тапшырылмаган материаллар 2020 елның 10 ноябреннән соңрак катнашуга рөхсәт ителми.
Положение һәм катнашу өчен гариза белән Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында танышырга була: https://house.bashkortostan.ru/documents/projects/311121/

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Kal-md-shl-r-alga-475324/
Читайте нас: