Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
11 ноябрь 2020, 15:58

“Без – аек киләчәк өчен!”

“Аек авыл” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеләндеКонкурс комиссиясе ра­йонның социаль-демографик күрсәткечләр, сәламәт тормышны пропагандалау буенча кабул ителгән чаралар һәм аларның нәтиҗәләре күрсәтелгән мәгълүмати карта һәм видеороликлар тәкъ­дим иткән 16 авыл биләмәсен тикшерде.

– Комиссия әгъзалары муниципаль дәрәҗәдә өч җи-ңүчене билгеләде. Аларның берсе район данын республи­ка этабында яклаячак, - диде район хакимияте баш­лы­гының социаль мәсьәлә­ләр буенча урынбасары Фли­­зә Макеева, чараны ачып.
Конкурста катнашучылар үзләренең авыл биләмәсе турын­дагы видеопрезентация төзүгә төрлечә караган: бе­рә­ү­­­ләре фоторәсемнәрдән сла­йд­лар ясаса, икенчеләре зур булмаган фильм төшер­гән.
Шулай, Березовка авылы турындагы ролик бик матур килеп чыккан, чөнки авыл табигатьнең гүзәл почмагын­да урнашкан. Анда барлыгы 28 кеше яши. Шул авыл кешесе - 90 яшьлек Валентин Фе­доришин авылның тарихы турында җентекле итеп сөй­ләде. Аңа ерак 1872 елда Ук­раи­надан килгән кешеләр нигез салган. Ә урындагы яшь­ләр: “Аеклык булган җир­дә киләчәк бар”, - ди.
Сахай – районның эре авыл­ларының берсе. Биредә 600гә якын йортта 1500дән артык кеше яши. Ике мәчет­ләре бар. Алар әзерләгән ролик авылның көн­­күреше турында сөйли. Агымдагы ел­да воркаут, балалар өчен уен мәйданчыгы, хок­кей тартмасы булган парк ачыл­ды.
- Балаларыбыз – авылның киләчәге. Һәм, әлбәттә, алар сау-сәламәт булып үссеннәр һәм сәламәт тормыш алып барсыннар, - ди авыл халкы.
- Сахай авылы турындагы сюжет бик кызыклы килеп чык­кан. Анда халык өчен һәм халык белән бергә нинди эш­ләр башкарылуы сурәт­лән­гән. Ә конкурс бу­рыч­ла­­ры­­­ның берсе – ха­лык­ның һәм урындагы влас­ть­ның бер­гә башкарган эшләрен күр­сәтү иде, - диде Флизә Наил кызы.
Район этабы нәтиҗәләре буенча, Иске Муса авылы җи­ңүче дип танылды, конкурс­ның республика күләмендә дә нәкъ алар район данын якла­ячак. Икенче урын – Салчут һәм Сарт-Науруз авы­­л­ларында. Өченче урын­ны Са­­хай һәм Сарт-Чишмә авыл­­лары бүлеште.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: