Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
12 гыйнвар 2021, 11:31

“Яңа ел гаилә уеннары – 2021”

Ел саен кышкы каникул вакытында районның барлык гомум белем бирү учреждениеләрендә йолага әверелгән “Яңа ел гаилә уеннары” фестивале үткәрелә.

Фестиваль программасы чанада һәм тюбингта шуу буенча күңелле эстафеталар, шулай ук гаилә командалары арасында пима киеп хоккей уйнау буенча бәйгеләрдән тора. Барлык чаралар да ачык һава астында, санитар-эпидемиологик нормалар үтәлеп башкарылды. Һәр мәктәптә муниципаль этапта үзләренең белем бирү учреждениеләре һәм авылларының данын яклап чыгыш ясаган 1-2нче сыйныф укучыларының гаилә командалары арасында җиңү­челәр ачыкланды.
“Яңа ел гаилә уеннары – 2021” республика фестиваленең муниципаль этабы өч зонада уздырылды.
4 гыйнварда – Прибельский мәктәбе стадионында - Прибельский, Яңа Кы­ешкы, Сахай, Шәрипкол, Иске Шәрәй, Малай, Үтәгән авылларының гаилә командалары ярышты. Иске Шәрәй ур­та мәктәбе исеменнән катнашкан Илгиз, Регина, Илназ Мөлековларның гаиләсе иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
5 гыйнварда муниципаль этап Кабак авылында дәвам итте. Чарада Сәвәләй, Сихон, Кабак, Бишаул-Уңгар, Бозаяз авылларының гаилә командалары катнашты. Күңелле эстафеталар һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә, Кабак мәктәбе исемен яклаган Илдус, Ләйсән һәм Булат Газизовлар беренче урын яулады.
6 гыйнварда ярышлар Кырмыскалы авылының Аккүл паркында үткәрелде. Нәтиҗәдә, район үзәгеннән Вадим, Регина һәм Дарья Шиновлар җиңүче дип танылдылар.
Чарада катнашкан барлык командаларга да дипломнар, ә җиңүчеләргә һәм призерларга “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсеннән медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Иске Шәрәй авылыннан Мөлеков­лар гаиләсе “Яңа ел гаилә уеннары – 2021” фестиваленең абсолют чемпионы исеменә лаек булды.
Алар 15 гыйнварда Уфа шәһәрендә фестивальнең республика финалында безнең район данын яклаячак.
Уеннар БР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылып, республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе ярдәмендә уздырыла.
Руслан ХӘЕРТДИНОВ.
Читайте нас: