Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
22 гыйнвар 2021, 12:17

Әзерлек башланды

“Ватан сакчылары” район конкурсына әзерлек башланды.

Оештыру комитеты әгъзалары февраль аенда узачак чараның нечкә­лек­лә­ре турында фикер алышты. Ра­­йон­­ның барлык мәгариф учреж­дениеләре биш зона буенча бүленеп, уеннар андагы зур спорт залларында узачак.
10 кешедән торган командаларга строй әзерлеге, физик күнекмәләр төрендә сынаулар үтәргә, Илебез тарихы һәм медицина нигезләре буенча белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.
Быел программага биатлон буенча ярышлар да кертелергә мөмкин: егет­ләргә һәм кызларга чаңгы ярышы бе­лән винтовкадан атуны да бер­­­ләш­терергә туры киләчәк. Хәте­регезгә төшерәбез: моңа кадәр Кыр­мыс­калы гимназиясе командасы (фо­тода) ел саен җиңү яулап килде.
Марат Әбүбәкиров.
Читайте нас: