Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
12 февраль 2021, 12:07

Иң матур боз шәһәрчеге

“Башкортстан биләмәсендә иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге” республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, район үзәгенең Ленин исемендәге мәйданында урнашкан Яңа ел мәйданчыгы иң яхшыларның берсе дип танылды һәм өченче урынга лаек булды.

Агымдагы елда авылның үзәк мәйданы аеруча чагу һәм күркәм итеп бизәлде. Купшы чыршы тирәли төрле боз сыннары, хәвефсез таулар, арт-объектлар, ялт-йолт килеп торган конструкцияләр һәм инстал­ляцияләр, чынлап та, һәр кешедә бәйрәм кәефе тудырды.
Мондый матурлыкны булдыру өчен дистәдән артык кеше тырышлык салды. Шакирҗан Газизов, Марат Талипов, Фәнит Байтимеров, Сергей Петров, Николай Петров бозны кисеп, тезеп, ябыштырып тордылар, ә рәссамнар Василий Степанов, Рафил Хәкимов һәм Фаил Габитов шәһәрчекнең планын, эскизларын сыздылар, боздан сыннар ясадылар.
- Быел кешенең тәү тапкыр космоска очуына 60 ел тула. Шуңа күрә, скульптура­ларның берсе космосны үзләштерү темасына багышланды, калганнары - әкият персонажлары һәм 2021 ел символы – Үгез булды. Боз шәһәрчегененең идеясен, эскизларын Кырмыскалы авыл биләмәсе хакмияте вәкилләре белән берлектә төзедек, - ди рәссам Василий Николаевич.
Василий Николаевич яңа ел шәһәр­чек­лә­рен төзү белән 25 елдан артык шө­гыль­ләнә. Пычкы һәм өтерге ярдәмендә гадәти боз кисәкләреннән берсеннән-берсе матур әкият скульптураларын кисеп ала. Тәүге тәҗрибәсе аның 1994 елда башлана – ул вакыт­та рәссам Кыш бабай, Карсылу һәм башка персонаж­ларның сыннарын кардан ясый.
- Узган еллардагы хаталарны исәпкә алып, без елдан-ел шәһәрчекне күркәмрәк ясарга тырышабыз. Нәтиҗәсе дә куанырлык – быел республика конкурсында өченче урын алуга ирештек, - ди ул.
Тимер конструкцияләр арасында Яңа ел шәһәрчегендә быел тоннельләр булды. Алар аша үтү кәефне күтәрә, тылсымлы дөньяның тулы иллюзиясен тоярга мөмкинлек бирә. Ә алар арасында бик зур лотос чәчәге урнашкан. Барлык бу конструкцияләр, шулай ук фонтан, электр гирляндалары белән бизәл­гән. Әлеге матурлыкны булдыру өстендә Да­мир Насыйров җитәкчелегендәге “Кармет” җәмгыяте хезмәткәрләре Ил­гиз Вәлиев, Рузил Мөхәммәтҗанов, Фән­гил Насыйров һәм башкалар күп көч салды.
Ә төп символ – чыршы урнаштыру белән Фәнис Мөхәмәтҗанов җитәкчеле­гендәге “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте шөгыльләнде. Район халкы һәм балалар Яңа ел шәһәрчеген лаеклы бәһаладылар.
Көн саен балалар, шулай ук өлкәннәр тауларда шуу, боз скульптуралары, арт-объект­лар һәм инсталляцияләр янында истә­леккә фотога төшү өчен район үзәгенең төп мәй­данына ашыкты. Кызганычка каршы, тиздән бу мәйдан бушап калачак һәм яңа кыш мизгелен көтәчәк, киләсе елда ул тагы да чагулар һәм күркәмрәк булыр, дип өмет­ләнеп калабыз.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: