Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
16 февраль 2021, 12:02

Йөрәкләрен балаларга бирәләр

Район Мәдәният сараенда “Ел укытучысы – 2021” конкурсының 30нчы муниципаль этабына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.

- Бүген бу залда гомерләрен катлаулы, шул ук вакытта иң кирәкле “Укытучы” һөнәрен сайлаган үз эшенең осталары, чын профессионаллар җыелган. Узган елда пандемия белән бәйле дистанцион укуга күчтек, ул әти-әниләр, нәнәйләр һәм картәтиләрне өлешләтә укытучы ролен башкарырга мәҗбүр итте. Бу эшнең ничек авыр булуын һәркем үз иңендә тоя алды. Бу исә укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә этәргеч бирер, дип ышанам.
Җәмгыять безгә, шул исәптән укы­тучыларга, югары таләпләр куйган, энергияле, динамик һәм гади булмаган заманда яшибез. Әгәр кай­чандыр укытучы үз эшенең остасы булырга тиеш дип әйткән булсак, бүген алар бар яклап та сәләтле булырга тиешлеген аңлыйбыз. Яхшы математик, филолог, тарихчы булу гына җитми, шул сыйфатларны балаларга да тапшыра белергә кирәк, - диде район хакими­яте башлыгы Альфир Сабиров һәм җы­елучыларга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф һәм белем алырга омтылган укучылар теләде.
Финалга чыгу өчен катнашучыларга мәктәп һәм район этапларын үтәргә кирәк иде. Беренче этап 14 гомум белем бирү учреждениесеннән 24 иң яхшы педагогны ачыклады. Алар “Ел укытучысы – 2021” исеме өчен Бөтенрусия конкурсының муниципаль этабында көрәшүне дәвам иттеләр. Алар “Интернет-ресурс”, “Дәрес”, “Дәрестән тыш чара”, “Осталык дәресе” кебек дүрт сынаудан торды. Ике атна дәвамында укытучылар ачык дәресләр, осталык дәресләре үткәр­деләр, проектлау, оештыру осталыкларын күрсәттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле методик материаллар тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәдә, җиде иң яхшы педагог ачыкланды һәм финалда алар үзлә­ре­нең “Визит карточкасы”н тәкъдим итте. Сәхнәдә театр тамашасы җәел­дерелде. Катнашучылар талантларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр һәм үзләре язган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Чыгышларын ачыграк итү өчен хезмәттәшләре аларга көч һәм куәт биреп, ярдәм итеп тордылар. Бәйрәм атмосферасын “Йолдыз” ха­лык биюләре ансамбле, Салават Әю­пов, Айдар Мөхәммәтгәрәев­лар­ның чыгышлары тулыландырып җибәрде.
Гади булмаган сынаулар нәти­җә­сендә җиңүчеләр билгеләнелде. Шу­лай, С.М.Чугункин исемендәге Кыр­мыскалы урта мәктәбенең тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы Әхтәмов Дамир Флюр улы “Ел укытучысы – 2021” конкурсының муниципаль этабында абсолют җиңүче дип танылды.
Кырмыскалы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миляускас Елена Эдуардовна “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2021”; Ефремкино урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Юлдашбаева Лилия Азамат кызы “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2021” исеменә лаек булдылар.
“Яшь укытучы – 2021” конкурсында һәм “Тамашачылар сөюе” но­мина­циясендә Кабак урта мәктә­бенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исха­кова Ралия Кәрим кызы җиңеп чыкты. Аларның барсы да кон­курс­ның республика этабында “Ел укытучысы – 2021” исеме өчен кө­рә­шәчәк. Калган катнашучылар түбәндәге номина­ция­ләр буенча лауреат дип танылдылар:
“Йөрәгемне балаларга бирәм” – 2нче санлы Кырмыскалы урта мәк­тәбенең башлангыч сыйныфлар укыту­чысы Малышок Светлана Нико­­­лаевна;
“Чагу шәхес” – Кырмыскалы гим­назиясенең математика укытучысы Әхтәмова Лариса Рифгать кызы;
“Күңел күркәмлеге һәм мөлаем­лыгы” – Кабак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хә­ки­мова Ралия Варис кызы.
Бу һөнәри конкурста без укытучы дигән бөек исемне йөртүчеләрнең чын җиңүче булуларына инандык, чөнки алар безнең иң кадерле кешеләребез – балаларыбызга яктылык һәм изгелек өләшәләр, белем бирәләр.
Барлык укытучыларны да котлыйбыз, ләкин һөнәри осталык бәйрәме дәвам итә, чөнки изгелек, зирәклек һәм миһербанлык кебек, мәктәп һәм белем алу, укытучы һөнәре мәңгелек.
Светлана Карпова.
Читайте нас: