Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
24 февраль 2021, 11:47

Булачак ил сакчылары әзерләнә

Малай авылында төбәк смотрларда җиңү яулаган алты команда - С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы, Иске Бәбеч, Олыкүл, Шәрипкол мәктәпләре, Кабактагы кадет сыйныфы укучылары арасында “Ватанны саклаучы” район конкурсының финалы үткәрелде.

Флаг күтәрү тантанасыннан соң чараны ачып, сәламләү сүзе белән Малай мәктәбе директоры Гайса Йосып улы Гайфуллин, конкурсның баш судьясы Әсхәт Әхмәт улы Әкбаров һәм яугир-интернационалист Минифан Абдрахим улы Вахитов балаларны якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.
Малай мәктәбе хәрби полигонга, сугыш кырына әверелде. Аның биләмәсендә зональ этапларда җиңү яулаган командалар сафта йөрү, физик әзерлек, тарихны белү, медицина ни­гезләре буенча көч сынашты. “Сафта төз – яуда көчле” конкурсында барлык командалар да яхшы чыгыш ясады, ләкин Кыр­мыскалы гимназиясе бе­рен­че урынга чыкты. Иске Бә­беч һәм Кабак мәктәпләре ко­­­ман­­­далары икенче һәм өченче урыннарны яулады. Үзешчән сәнгать бәйгесендә күпләрнең күзләре яшьләнде, чөнки һәр команда үз чыгышын тема буен­ча әзер­ләгән һәм инсценировкаларда, биюләрдә сугыш­­ның фаҗигале мәлләрен күр­сәтте. Кабак мәк­тәбе кадетлары җи­ңүче дип танылды, Кырмыска­лы гимназиясе икенче һәм Шә­рипкол командасы өченче урынга лаек булды.
Хәрби листовкалар конкур­сы безнең өчен иң кызыклы­сы булды. Бу иҗади эш, шуңа да ул ниндидер нормативларга туры килергә тиеш түгел кебек, ләкин иң матур, чагу һәм кызыклы листовка әзерләгән Иске Бәбеч, гимназия һәм кадетлар, туры килүенчә, призлы урыннар алдылар.
“Медицина белеме нигез­ләре” курсы вакытында Иске Бәбеч командасы аерылып тор­ды. Алар тәүге ярдәм күрсәтү буенча катлаулы сорауларга дө­рес һәм тулы җаваплар бир­деләр. Икенче һәм өченче урыннарны С.М.Чугункин исемендәге Кыр­мыскалы һәм гимназия укучы­лары яулады.
“Вакытка гомум гаскәри саклану комплектын кию” конкурсында Кырмыскалы гимназиясе укучылары иң җитезләре булып чыкты, Кабак кадетлары – икенче һәм Олыкүл командасы - өченче. 1941-1945 еллар­да­­гы Бөек Ватан сугышы ва­­кый­галарына багышланган та­рихи викторина тарихны яхшы белүчеләрне ачыклады. Бу исем­гә Иске Бәбеч, гимназия һәм кадетлар лаек булды.
Күптөрле спорт ярышларында турникта күтәрелү буенча беренче урынны -Кырмыскалы гимназиясе, икенче урынны - Олыкүл һәм өченче урынны С.М.Чугункин исемендәге мәк­тәп командалары яулады. Идән­нән күтәрелү буенча гимназия, кадетлар һәм шә­рип­коллылар җиңүче булды.
Шулай, “Ватанны саклаучы” район конкурсы финалы йомгаклары буенча гимназия - беренче, Иске Бәбеч - икенче, кадет сыйныфы- өченче, Олы­күл - дүртенче, С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы мәк­тәбе – бишенче һәм Шәрипкол командасы алтынчы урын яулады. Барлык командаларга да район хакимиятеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә җиңүчеләр һәм при­зерлар палаткалар алуга Сер­тификатлар белән бүләк­лән­деләр.
Командаларны район хакимияте башлыгы урынбасары Фли­зә Макеева, Кырмыскалы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Рөстәм Әминев, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Исәнбаева, “Яшьармияче” хәрби-патриотик хәрәкәтенең район штабы на­­чальнигы Зәки Бикбаев, гимназиянең физкультура укытучысы Ма­рат Әбүбәкиров, “Яшьлек” яшь­­­ләр үзәге директоры Регина Хә­митовадан торган жюри әгъ­залары бәһалады.
Бүләкләү тантанасы алдыннан “Яшьармияче” хәрби-патриотик хәрәкәтенең район штабы начальнигы Зәки Бикбаев кемнәрнең яшьармияче булырга теләвен сорады. Теләге булганнар бер сафка басып, ант бирделәр һәм “Яшьармияче” бил­гесен алдылар. Бу аларның тормышында иң дулкынландыргыч мәл булгандыр.
Айгөл Нуриева.
Читайте нас: