Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
9 апрель 2021, 16:02

Уен-көлке дулкынында

Район Мәдәният сараенда Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенең финалы үткәрелде.

Тәүдә авыл биләмәләре командалары сәләтләрен төбәк уеннарында күрсәткән иде. Нәтиҗәдә, финалга Николаевка авылының “Как вариант”, Бске Бәбеч авылының “Дөбер-шатыр”, Кырмыскалы авылының “Без названия” һәм Сәвәләй авылының “Сега Мега Драйв 16 Бит” командалары үтте.
Командалар «Визитка” конкурсында - тапкырлык, “Музыкаль конкурс”та - җырлау, “Биатлон стилендә шаяру” бәйгесендә зирәклек һәм шаянлык сәләтләрен күрсәттеләр. Залда уен-көлке хакимлек итте. Кызлар һәм егетләр рәхәтләнеп чыгыш ясадылар, шаярдылар, җырладылар һәм биеделәр.
- 10 ел элек безнең авыл биләмәсенең КВН командасы район этабында җиңү яулап, республика бәйгесендә катнашкан иде. Бу изге йоланы без яңартырга булдык. Бу юлы Иске Бәбеч мәктәбе укучылары туган телендә чыгыш ясарга карар итте, - ди команда капитаны Камилла Шәймәрдәнова.
Уен нәтиҗәләре буенча, Иске Бәбеч авыл биләмәсе командасы беренче урынга лаек булды. Кырмыскалы авыл биләмәсе яшьләре – икенче һәм Сәвәләй авыл биләмәсенең егетләре һәм кызлары өченче урынга чыкты.
- Безгә КВНда катнашырга тәкъдим иткәч, без идеяләр өстендә эшли башладык. Ирина Станкевич команданың лидеры булды - музыкаль конкурс өчен җыр язды. Бергә уйнау безгә бик ошады. Алдагы елда да чыгыш ясарга уйлыйбыз, - дип уртаклашты “Как вариант” командасыннан Таира Мостафина.
“Иң яхшы ир-егет роле” номинациясендә Альберт Бакиев, ә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә Ралина Бәкирова җиңүче дип танылдылар. Аларның икесе дә Кырмыскалы командасыннан. Иң яшь катнашучы Ралина 11 яшьтә генә булуына карамастан, үзенең таланты белән ул жюри әгъзаларын таң калдырды.
- Бервакыт мин апама ияреп КВНга репетициягә килдем. Һәм алар мине бер сценкада катнашуымны сорадылар. Ул вакытта миңа 6 яшь кенә иде. Шул вакыттан мин бу уен белән мавыга башладым, - ди Ралина.
Николаевка һәм Сәвәләй авыл биләмәләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре Надежда Кобякова, Алёна Йосыпова, Иске Бәбеч мәктәбе мөдире Рамазан Шәймәрдәнов Грамота белән бүләкләнде.
- 29 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелгән КВНның төбәк уеннарында 13 авыл биләмәсеннән 14 команда катнашты. Кырмыскалы авыл биләмә­сеннән колледж һәм район үзәгенең җыелма командалары катнашты. 2015 елдан башлап бу командаларның саны буенча иң күбе булды. Район уеннарында барлыгы 140 кеше катнашты, - ди яшьләр белән эш буенча баш белгеч Айгөл Ибраһимова.
Әлфия Әхмәдуллина.
Читайте нас: