Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
20 апрель 2021, 09:15

Иң яхшы инша өчен

Бишаул-Уңгар авылыннан Айнур Галиев республика конкурсыннан җиңү яулап кайтты.

Уфа шәһәрендә Башкортстан ир-егетләренең I Форумы үткәрелде. Анда катнашу өчен “Торатау” Конгресс-холлына республиканың иң актив көчле зат вәкилләре – сәясмәннәр, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре һәм күпбалалы әтиләр җыелды.
Форумга кадәр 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар өчен “Минем әтием – минем героем” темасына иншалар конкурсы игълан ителгән иде.
500 иншалар арасында Бишаул-Уңгар авылыннан Айнур Галиевның эше (җитәкчесе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Исхакова) иң яхшысы дип танылды. Аның гаиләсен Форумга чакырып, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Ә әтисе Айрат Исламетдин улы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Айгөл Нуриева.
Читайте нас: