Үзән
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
13 декабрь , 14:02

Аек авыл – нинди ул?

“Аек авыл” конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. М.М. Шәйморатов исемендәге күргәзмәләр залында “Аек авыл” Республика конкурсының муниципаль этабы чикләрендә презентация материалларын яклау булды.

Аек авыл – нинди ул?
Аек авыл – нинди ул?

- Конкурсның төп бурычы - аек яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголизмга каршы көрәшү, алкогольле продукцияне законсыз сату буенча профилактик чаралар үткәрү. Төп максат - гаилә йолаларын саклау, хөрмәт итү һәм үсеп килүче буын турында кайгырту, аеклык буенча даими агитация эше алып бару, шулай ук халыкны актив яшәү рәвешенә һәм авыл тормышында катнашуга җәлеп итү, – диде район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Барлык катнашучыларның презентацияләре кызыклы булды. Шулай, Николаевка авыл Советы башлыгы конкурска Константиновка авылын тәкъдим итте. Бу авылда яшәүчеләр спорт белән актив шөгыльләнә. Балалар һәм яшьләр төрле спорт төрләре буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый, өлкән буын ир-егетләр хоккей белән мавыга һәм “төнге лига”да уйный.

Алексеевка авылын Тамара Бабушкина һәм Мария Бабушкина тәкъдим итте. Биредә яшәүчеләр бик актив, барлык бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр һәм аек тормыш алып баралар.

Активистка Гүзәл Чыңгызова Мөкәй авылында башкарылган эшләр турында сөйләде. Авылда махсус хәрби операциядә катнашучылар байтак. Урындагы халык берләшеп, сугышчыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Шәйморат авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин Шәйморат авылын конкурсның район этабында катнашучы буларак тәкъдим итте.

Иске Муса авылы активы авылның ничек яшәве турында сөйләде. Биредә коммерция булмаган оешмалар актив эшли, берьюлы берничә социаль әһәмиятле проект гамәлгә ашырыла.

Ибраһимовлылар да конкурска актив кушылдылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Алар “Янбикә” проектын булдырганнар, аның максаты – хатын-кызларны сәламәтләндерү. Презентациядә дә сайланган юнәлешнең бурычларын чагылдырырга тырыштылар. Биюдә, мәсәлән, берничә буын хатын-кызлары, шул исәптән яшь кызлар катнашты.

Конкурсантларның чыгышларын жюри бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын һәм республика дәрәҗәсендә районыбыз исеменнән чыгыш ясау хокукы Ибраһимов авылына бирелде, Иске Муса авылы – икенче һәм Мөкәй авылы өченче урында.

Әлфия Әхмәдуллина.

Аек авыл – нинди ул?
Аек авыл – нинди ул?
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: