Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 апрель 2019, 11:30

“Инвестиция сәгате”ендә идеяләр һәм проектлар

БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров атна саен республиканың һәр районында “Инвестиция сәгате” үткәрергә тәкъдим итте. Эшкуарлар тәү тапкыр мондый форматта Федераль салым хезмәте хезмәткәрләре белән аралаштылар һәм мотлак касса техникасы куллану турындагы закон белән таныштылар. Узган атнада кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән икенче очрашу үткәрелде.

БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров атна саен республиканың һәр районында “Инвестиция сәгате” үткәрергә тәкъдим итте. Эшкуарлар тәү тапкыр мондый форматта Федераль салым хезмәте хезмәткәрләре белән аралаштылар һәм мотлак касса техникасы куллану турындагы закон белән таныштылар. Узган атнада кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән икенче очрашу үткәрелде.
Очрашуда сүз районда планлаштырылган иң эре проектлар турында барды. Тәүгесе - күркәм урыннар буйлап туристик ат маршруты. Ул өлешләтә Агыйдел елгасы, милли колорит һәм йолалар сакланган авыллар буйлап үтәчәк. Икенче зур проект – “Алтын курай” туристик-эшлекле комплекс Таусеңер авылы янында төзеләчәк. Бу проектларны тормышка ашыру өчен инвесторлар эзләнә.
Чарада Башкортстан Рес­публи­касының эшкуарлык һәм ­туризм буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Искәндәр Мәхмүдов, район хакимияте башлыгының икътисадый мәсъ­әләләр буенча урынбасары Асия Әнәсова, районның авыл хуҗа­лыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов, районның баш архитек­торы Артур Айбулатов һәм башка дәүләт структурасы һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
- “Инвестиция сәгате”ндә без эшкуарлык вәкилләре белән очрашып, аларның идеяләре һәм проектлары белән танышачакбыз. Үзебезнең яктан яңа эш башлаучы һәм арытабан үсешергә теләгән тәҗрибәле эшкуарларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз, - диде Асия Салих кызы, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Район эшкуарлары “Инвестиция сәгате” идеясен шатланып кабул иттеләр. Радмир Исламов, мәсәлән, уй-ниятләре белән уртаклашты, ләкин аларны тормышка ашыру өчен байтак акча таләп ителүен билгеләде.
- Эре проектларны тормышка ашыру өчен эре инвесторлар кирәк, - диде эшкуар.
Салават Бикмөхәммәтов үзенең эшчәнлек тарихы белән уртаклашты. Ул крестьян-фермер хуҗалыгы ачкан һәм мал санын арттырырга ниятли. Ләкин аларны асрау өчен җәйләү кирәк, ә тирә-яктагы басуларны эре авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре арендага алган. Бу уңайдан ул хакимият вәкилләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
“Инвестиция сәгате” нәтиҗәле һәм файдалы булды. Эшкуарлар катнашлыгындагы мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: