Үзән
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 гыйнвар 2021, 02:00

Безнең көч - бердәмлектә

Икмәк һәм кондитер изделиеләре җитештерү район кулланучылар җәмгыяте казнасына төп табышны китерүгә карамастан, биредә хәзерләү-ләр тармагы да ярыйсы эшли, киңәшмәдә катнашучылар икенчел чимал һәм тире җыю базасында булганнан соң моңа үзләре инандылар. Аның җитәкчесе С.М.Нафи-ковның сүзләренә караганда, предприятие макулатура, ватык пыяла, алюминий җыю белән мәшгуль. Мал суйган вакытта халык зур теләк белән бирегә тире китерә, чөнки хаклар да ярыйсы, исәп-хисап та урында башкарыла. Табигый агачтан заказ буенча йорт җиһазлары, югары катка менә торган баскычлар җитештерү буенча столяр цехын да кунаклар кызыксынып карап йөределәр.
Шәйморатов авылындагы гастроном да кунакларны тулы киштәләре белән каршы алды. Авыл уртасында урнашкан кибет беркайчан да буш торганы юк. Ассортиментта, нигездә, урында җитештерелгән продукция. Бу авылга килүнең максаты – легендар генерал М.М.Шәймора-товның интерактив музеена бару һәм һәйкәләнә чәчкәләр салу.
“Кырмыскалы” физкультура-сәламәтләндерү комплексында шахмат-шашка клубы ачу бу көннең истәлекле вакыйгасы булды. Бу чара программага юкка кертелмәгәндер, чөнки Р.Ә.Хаҗиев районда үткәрелгән шахмат-шашка турнирларында актив катнаша һәм иганә ярдәме күрсәтә. Аның башлангычы белән район хакимияте, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, район кулланучылар җәмгыяте белән берлектә борынгы уенны сөючеләр өчен клуб булдырылды. Аны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, “Башпотребсоюз” Советы рәисе М.Р.Абдуллин, Башкортстанның шахмат федерациясенең башкарма директоры Ә.М.Даукаев, халыкара гроссмейстер Д.Р.Хисмәтуллин спортчыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Тантана вакытында Әмир Мидхәт улы районда бу спорт төрен үстергән өчен муниципалитет башлыгы һәм район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесенә Федерациянең Рәхмәт хатын, ә район кунакларына шахмат клубы символикасы төшкән кружкалар тапшырды. Алга китеп шуны билгеләп үтик, чара тантаналы шартларда ачылганнан соң, Денис Хисмәтуллин районның унөч шахматчысы белән бер үк вакытта сеанс үткәрде, нәтиҗәдә, 12 партиядә җиңеп чыкты, берсендә очколар тигез булды. Соңыннан район кулланучылар җәмгыяте призына турнир үткәрелде. Биредә Яңа Кыешкыдан Рәис һәм Ирек Колшәриповлар беренче һәм икенче урын яулады, Олыкүлдән Альфред Ширгазин - өченче урында.
Форум район хакимиятенең кече залында киңәшмә белән тәмамланды, биредә узган елга йомгак ясалды һәм алдагы чорга планнар билгеләнде. Кунакларга алдында районның социаль-икътисадый үсеше турында муниципалитет башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов сөйләде. Фәнзил Фәез улы билгеләвенчә, район кулланучылар җәмгыяте коллективына челтәрле сәүдә предприятиеләре белән кискен конкуренция шартларында эшләргә туры килә. Булдыклылыклары, яңа алымнар кулланулары, район кулланучылар җәмгыятенең барлык бүлекчәләренең бердәм эшләүләре аркасында тотрыклы күрсәткечләргә ирешелә һәм социаль әһәмияттәге мөһим бурыч-лар хәл ителә.

Читайте нас