Форум үткәрү урыны очраклы сайлангандыр, чөнки икътисадый күрсәткечләр һәм тотрыклы үсеш буенча Кырмыскалы район кулланучылар җәмгыяте республикада гына түгел, ил буенча да алдынгы урынны били. Шул ук вакытта биредә эшчәнлекне бер яки ике генә түгел, ә берничә юнәлеш буенча алып барылуын предприятиеләр буйлап экскурсиядә йөрегәндә кунаклар үзләре күрделәр.
Әлбәттә, кулланучылар коопера-циясенең тәү чираттагы бурычы – халыкны сыйфатлы һәм кыйммәт булмаган азык-төлек белән тәэмин итү. Бу уңайдан урындагы сәүдә өлкәсе мактауга лаек. Мәсәлән, район үзәгендә кафетерий витриналарына хезмәткәрләренең оста куллары белән җитештерелгән салатларга, итле, яшелчә һәм камыр ризыкларына, бәлешләргә, тортларга карап күзләр камаша. Гастрономга да каты конкуренция шартларында эшләргә туры килә, чөнки күршедә генә эре челтәрле супермаркетлар урнашкан. Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Р.Ә.Хаҗиев белдерүенчә, сатып алучыларга урындагы җитештерүчеләрнең товарларын тәкъдим итү исәбенә эшләргә туры килә. Чөнки республикада Чишмәдә җитештерелгән көнбагыш мае, Уфа ит-консерва комбинаты колбасалары, Бүздәк соусы, Прибельский сөт продуктлары һәм, әлбәттә, очрашуда катнашучылар кызыксынып карап йөрегән урындагы икмәк комбинаты икмәге һәм кондитер цехы халыкта зур сорау белән файдаланган изделиеләре җитештерүче предприятиеләр бихисап. Әйткәндәй, тәүлегенә 15 тоннага якын икмәк пешергән Кырмыскалы икмәк комбинаты продукция күләме буенча республика җитештерүчеләре арасында тәүге бишәү исәбендә. Узган ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күләме 4,5 мең тоннадан артык тәшкил итә. Әлбәттә, иң мөһиме, сан түгел, ә ясалма әчетке һәм буяулар кушмыйча, комалакта әчетелгән һәм кирпечтән салынган мичтә пешерелгән ризыкның сыйфаты.
Предприятиедә 30дан артык төр икмәк
һәм икмәк-күмәч изде-лиеләре җитештерелә. Штатында 130дан артык кеше эшләгән комбинат исәбендә Русия һәм республика конкурсларында яулаган наградалар, шул исәптән “РФнең 100 иң яхшы товары”, “БРның иң яхшы товары” исемнәре бихисап.
Барлык продукция “Башкортстан продукты” билгесе астында чыга. Кырмыскалы икмәгенең күп урында сатылуы аның зур сорау белән файдалануы турында сөйли.Шулай, көн саен 15кә якын автомашина аны Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләренең 500дән артык сәүдә ноктасына илтә.
Кунаклар шулай ук кондитер цехында булдылар. Биредә икмәк комбинаты директоры А.И.Богданова, ул 2013 елда эшли башлады һәм кыска гына вакыт эчендә дистәләгән төр изделие җитештерә, дип белдерде. Шулай, әлеге вакытта предприятиедә 40тан артык төрле печенье, прәнник, сохари, мармелад һәм башка тәм-томнар җитештерү күләме 800 килограммга кадәр җитә. 6 кеше эшләгән цехта эш ике сменада алып барыла. Альфира Идрис кызы билгеләвенчә, биредәге продукция республиканың сәүдә объектлары буйлап таратыла, аларны сатып, чагыштырмача зур гына табыш алаына, узган елда, мәсәлән, цехның килеме 1 миллион сумнан артык тәшкил итте.