Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 гыйнвар 2021, 17:20

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне ни көтә?

Дәүләт секторы хезмәткәрләре өчен 18 категория буенча яңа хезмәт хакы системасы карала. Яңа система 2021 елда эшли башлаячак, дип хәбәр итә Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Валентина Кабанова.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, хезмәткәрләр илнең кайсы төбәгендә яшәүләренә карамастан, бер үк төп хезмәт хакы алачаклар. Бүген төбәкләр арасында бер үк хезмәт өчен хезмәт хакында зур аерма күзәтелә. Чөнки төрле тармакларда хезмәт хакы системасына таләпләр хәзерге вакытта Министрлар Кабинеты тарафыннан түгел, ә төбәк хакимияте тарафыннан билгеләнә. Валентина Кабанова сүзләре буенча, яңа система хезмәт хакын тигезләүгә китерәчәк.

Автор: Фаткуллин Рәдиф.

Чыганак: РИА Новости
Фото: РИА Новости.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/635025.
Читайте нас: