Барыннан да бигрәк, Башстат мәгълүматлары буенча, 2020 елның ахырыннан помидор 9,7 процентка кыйммәтләнде. Бу яшелчәнең килограммы республикада уртача 145 сумга төшә.
4,2 процентка яңа кыяр һәм кара чәй кыйммәтләнде – аларның килограммы, шул тәртиптә, 141 һәм 919 сум. Аның бәясенең үсеше 4 процент тәшкил иткән. Республикада кәбестәнең бер килограммының уртача бәясе 15 сумга җитә.
Хаклары арткан азык-төлек исемлегенә шулай ук бәрәңге, ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш консервалары, шоколад конфетлары, суган, кишер, алма, карамель, тавык ите, маргарин, эремчек, казылык, тоз, көнбагыш мае, карабодай ярмасы, йомырка, ит консервалары, каймак, шомартылган дөге, печенье, арыш ипие керә
Фото: pixabay.com.