Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 февраль 2021, 12:10

Социаль пособиеләр күләме артты

Русиядә 1 февральдән социаль пособиеләр һәм түләүләр күләме арта.

Мәгълүм буенча, 4,9 процентка. Хөкүмәт карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Түләүләрне арттыру сугыш хәрәкәтләре инвалидларына, ветераннарына, радиациягә дучар ителгән кешеләргә, Советлар Союзы һәм Русия Геройларына, Хезмәт Геройларына, производствода зыян күргән гражданнарга кагылачак.

Моннан тыш, балалар пособиеләре дә индексланачак. Алар арасында: бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие.

Гамәлдәге законнар нигезендә, 2018 елдан Русиядә социаль түләүләрне индекслауның бердәм тәртибе гамәлдә: елга бер тапкыр 1 февральдән, узган ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып.

2020 елның декабрендә русиялеләргә үзләренә тиешле персональ пособиеләр һәм ташламалар турында хәбәр итәчәкләре билгеле булды. Тиешле мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, анда пособиене рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге күрсәтеләчәк.

Фото6: Лента.ру
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/657229.
Читайте нас: