Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 февраль 2021, 15:45

66 миллиард сум урлаганнар

Мошенникларга каршы көрәш нәтиҗә бирәме?

Гомумрусия халык фронты (ОНФ) Русия Банкына пенсионерларның онлайн-түләүләрен чикләү (аларның үз теләкләрен күздә тотып) турында тәкъдим җибәрде.

"Известия" мәгълүматы буенча, бу опция онлайн-түләүләрдән һәм мобиль кушымта аша акча күчерүдән баш тартуны үз эченә алачак, әмма банкоматтан акча алу, карта хуҗасына күчерелгән суммаларны кабул итү һәм кибетләрдә түләү функцияләрен калдырачак. Бу карталар белән мошенниклык операцияләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнә инициатива авторлары.

Моннан тыш, акча күчерүгә кодлар белән SMS-хәбәрләр алуны тыю турында гариза бирү мөмкинлеге карала.
Финанс хезмәтләреннән файдаланганда пенсионерлар һәм инвалидларны өстәмә яклау белән шулай ук Үзәк Банкта да шөгыльләнәләр.

ОНФ мәгълүматлары буенча, узган ел мошенниклар гражданнар счетларыннан 66 миллиард сум урлаганнар. 60 процент очракта 50дән 80 яшькә кадәр кешеләр зыян күргән.

Фото: zen.yandex.ru

Автор: Идрис Саитгалеев.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/669841.

Читайте нас: