Шуның белән вәссәләм дияр идек, хәзер укытучылар һәм табиблар белән беррәттән тагын бер һөнәр ияләренең хезмәт хакына игътибар артырга охшаган – фән һәм мәгариф буенча совет утырышы вакытында Новосибирскидан бер галимә Русия президенты Владимир Путинга хезмәт хакының түбән булуына зарланды.
Ачыграк итеп әйткәндә, Русия фәннәр академиясенең Себер бүлегенә караучы цитология һәм генетика институты хезмәткәре Анастасия Проскурина шушы хакта сүз кузгатып президентка: “Фәнни хезмәткәрләрнең фактик түбән хезмәт хакын аларны ярты ставкага күчерү юлы белән яшерергә уйлыйлар. Мин күчмәдем. Безнең лабораториянең позициясе принципиаль: без бу хәйләгә бармадык. Ләкин күпләр ризалашырга мәҗбүр булды”, - диде. Һәм әлеге вакытта үзенең тулы ставкасының 25 мең сум тәшкил итүен әйтте.
Путин Финанс министрыннан бу хәлгә аңлатма бирүен үтенде. Антон Силуанов исә галимнәрнең хезмәт хакын төбәк буенча икеләтә дәрәҗәдә алулары турында әйтте. Проскурина ярты ставкага эшли, шуңа күрә аның кереме дә азрак, янәсе. Моңа җавап итеп, Проскурина: “Миңа ярты ставкага күчәргә тәкъдим иттеләр, әмма тулы эш көне саклану шарты белән”, - дип аңлатты. Бер сүз белән әйткәндә, галимә ханымга ярты ставкага ризалашырга, ә эшләвен тулы эш көнен эшләргә тәкъдим иткәннәр булып чыга.
Путин әлеге хәлне ачыкларга һәм финанс министры Антон Силуановка, фән һәм мәгариф министры Валерий Фальковка җентекле доклад әзерләргә кушты. Ә галимәгә: “Әгәр бу сөйләшүдән соң сезне берәрсе “кысарга” тырышса, шунда ук президент хакимиятенә шалтыратыгыз, сезнең белән шәхсән үзем сөйләшәчәкмен”, - диде. Путин шул ук вакытта Новосибирский өлкәсе губернаторы Андрей Травниковка да сорау бирергә онытмады – төбәк буенча уртача хезмәт хакы белән кызыксынды. Соңгысы җавап итеп, 39 мең сум тирәсе, диде.
Ә арытабан сөйләшү тагын да кызыграк була барды. Президент, хезмәт хакы төбәктә шундый дәрәҗәдә булгач, галимә ханым 80 мең сум тирәсе алырга тиеш, дип билгеләде. Һәм Силуановка карап: “Әгәр, сездәге мәгълүмат буенча, галимнәр төбәк буенча уртача 200 % хезмәт хакы алгач, акчалар кая соң?” – дип сорады.
Менә шундый хәлләр. Ә әлегә Новосибирский өлкәсе прокуратурасы галимнәрнең хезмәт хакына бәйле хәлне тикшерә башлаган. Якын киләчәктә мондый тикшерүләр Русия фәннәр академиясенең себер бүлегенә караган башка фәнни учреждениеләрендә дә үтәчәк, диләр. Әлбәттә, тикшерерләр, чара да күрелер. Фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков галимәнең хезмәт хакына бәйле хәлне ачыклаячагы һәм чара күрәчәге турында белдерде бит.
Ә әлегә бер нәрсә гаҗәпләндерә. Хезмәт хакы проблемасының ил буенча кискен торуын исәпкә алып, ни өчен аны барлык һөнәр ияләре өчен дә хәл итмәскә? Ни өчен, әйтик, хезмәт хакының минималь күләмен ким дигәндә 25 мең сумга кадәр күтәрмәскә? Шулай иткәндә, халыкның тормыш дәрәҗәсе дә яхшырыр, илдә икътисад та үсәр иде. Ә болай бик сәер килеп чыга түгелме соң: кемдер ил башлыгына зарланса, шул өлкәдә ведомство җитәкчеләре, министрлар, губернаторлар кемузардан хезмәт хакларын тикшерә башлыйлар, чаралар күрелә, ахыр килеп, акчаларны күпмедер күләмдә күтәреп тә куялар. Ләкин болай итү гаделме соң? Башка һөнәр ияләре, әйтик, журналистлар, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр шул ук галимнәрдән кайсы ягы ким? Ил өчен бар һөнәр дә мөһим.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/673997.