Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 февраль 2021, 17:25

Яшәү минимумы күпме?

Республикада яшәү минимумының яңа күләме билгеләнде.

2021 елның 1 гыйнварынyан Башкортстанда халыкның җан башына яшәү минимумы 10 015 күләмендә билгеләнде. Хөкүмәтнең тиешле карары 12 февралдә республиканың рәсми хокукый мәгълүмәт интернет-порталында басылган.
Документка ярашлы, хәзер эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы – 10 641 сум, пенсионерларга - 9 605 сум, балаларга 10 077 сум тәшкил итә.
«Карар 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була», - дип юилгеләнә документта.
Башстаттың агымдагы елның 1 гыйнварына якынча бәһасы буенча, республикада 4,016 миллионнан артык кеше яши.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: