Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 февраль 2021, 12:00

Эш хаклары артмакчы

Кайчан һәм күпмегә? 2024 елга Башкортстан икътисады 5,7 процентка үсәргә тиеш.

Мондый мәгълүматлар төбәкнең социаль-икътисади үсеш фаразының база вариантында чагылыш тапкан. 2036 елга тулай төбәк продукты күләме, 2019 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 1,9 тапкырга артачак, дип планлаштырыла. Бу төзелеш секторы, сәнәгать, кулланучылар базары һәм авыл хуҗалыгы үсеше нәтиҗәсендә мөмкин булачак.
"Икътисадның тигез үсеше һәм тотрыклы инфляция шартларында 2036 елга фаразлар буенча хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы күләме, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 2,9 тапкырга артачак, ә хезмәт хакы фонды - 3,1 тапкырга", - диелгән документта.
Фото: ufatime.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/692143.

Читайте нас: