Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 март 2021, 13:10

Фатир кайда күпме тора?

Urbanus.ru ресурсы белгечләре Русиянең эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең фатир алу өчен күпме эшләргә, хезмәт хакларын күпме вакыт тупларга тиешлеген өйрәнде.

Иң арзан торак Краснодарда булып чыкты.

Тикшеренү объекты итеп миллионлы биш шәһәр - Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Казан һәм Түбән Новгород, шулай ук күчемсез милек базарлары алга киткән тагын өч шәһәр - Уфа, Краснодар һәм Төмән алынды. Торакның уртача бәясен исәпләгәндә шәһәрләрдәге уртача бәяле фатирлар күздә тотылган.

Мәскәүдә фатирларның уртача бәясе - 14,51 миллион сум, уртача хезмәт хакы - 103,1 мең сум. Мәскәүлеләргә үз торакларын сатып алу өчен сумманы, ашамыйча-эчмичә дигәндәй, 141 ай дәвамында җыярга кирәк.
Санкт-Петербургта фатирның уртача бәясе 8,64 миллион сумнан кимрәк, уртача эш хакы монда 66,5 мең сум, торак сатып алуга 130 айлык хезмәт хакы кирәк.

Идел буеның төп мегаполислары булган Казан һәм Түбән Новгородта торак бәяләре шактый түбән - 6,39 һәм 6,23 миллион сум. Әмма түбән хезмәт хакларын исәпкә алып (42,1 мең һәм 43,6 мең сум), ике шәһәрдә дә торак алу өчен башкаладагыларга караганда күбрәк эшләргә кирәк. Казанда - 152 ай, ә Түбән Новгородта - 143 ай.

Уфа әлеге рейтингның соңгы баскычында. Башкортстан башкаласында торак бәясе уртача 4,4 миллион сум тәшкил итә, ә уртача хезмәт хакы Идел буеның башка шәһәрләрендәгегә караганда артыграк, статистика буенча 44,7 мең сум. Уфа кешесенә тораклы булу өчен акчаны бернигә дә тотынмыйча 99 ай җыярга кирәк.

Иң арзан торак Краснодарда. 3,42 миллион сумлык уртача фатирга акча җыю өчен аларга 78 ай кирәк булачак.

Фото:pixabay.com.

Автор: Идрис Саитгалеев.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/713648.

Читайте нас: