Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 март 2021, 10:15

Кемнәр эш хакы белән канәгать?

Эш хакы белән канәгать булучыларны табуы җиңел түгел. Кешегә күпме бирсәң дә җитми, дибез. Әмма канәгать булучылар, шөкер итүчеләр бар икән ләбаса.

“Работа.ру” тикшеренүләр үзәге сораштырулар үткәргән һәм кемнәрнең үзләренең эш хаклары белән канәгать булуын ачыклаган.
Шөкер итә белүчеләрнең зур проценты мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшли. Анда эшләүчеләрнең 60 проценты эш хакы белән риза. Шулай ук, ресторан һәм кафеларда эшләүчеләр, медицина хезмәткәрләре уңай җавап биргән.
Төзелештә, банк һәм инвестицияләр, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр дә алар исәбенә керә.
Ә менә сораштыруда катнашучыларның 77 проценты эш хакы җитмәүгә зарланган. Шулай ук, хезмәт шартлары, җитәкче, эш графигы белән канәгать булмауларын әйткәннәр.
Чыгынак: РИА-Новости.
Фото: Венера Гафарова.

Автор : Әсәдуллина Эльвира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/718114.

Читайте нас: