Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 март 2021, 10:55

Киләчәктә пенсияләр сакланырмы?

Туучылар саны артмаса һәм ил икътисады ныгымаса, пенсионерларга дәүләт казнасыннан акча килми башларга мөмкин.

Бу хакта икътисад фәннәре докторы, Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең хезмәт һәм социаль сәясәт кафедрасы профессоры Александр Щербаков сөйләде. Монда шундый ачыклык кертергә кирәк, Пенсия фонды дефициты бюджеттан финанслана.
«Әгәр эшләүче халык саны артмаса һәм икътисадның нәтиҗәлелеге кимү тенденциясе дәвам итсә, Пенсия фондының барлык пенсия түләүләрен тәэмин итә алмавы турындагы мәсьәлә, һичшиксез, күтәреләчәк", - диде Щербаков.
Аның фикеренчә, инфляция пенсияләрнең реаль күләменә начар тәэсир итмәсен өчен дәүләт кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Моның өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк, дип тәкъдим итте эксперт.
Икътисадчы Игорь Николаев ел нәтиҗәләре буенча пенсияләр инфляция дәрәҗәсендә индекслана, шул рәвешле пенсиянең реаль күләме дә артмаячак, ди.
Икътисадчы Эдуард Матвеев хәбәр иткәнчә, пенсия программаларының нормаль эшләве өчен бер пенсионерга 1,5-2 эшләүче кеше туры килү зарур. Икътисадчы Никита Масленников исә 2024-25 елларда яңа пенсия реформасы башланырга мөмкин дигән фикере белән уртаклашты.

Фото:pixabay.com.
Автор: Идрис Саитгалеев.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/729441.
Читайте нас: