Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Егетләр армиядә сынала

Район егетләре илебезнең төрле почмакларында интернациональ бурычларын лаеклы үти. Яңарак Евгений Кузьмич Николаевка улы хезмәт иткән 51383нче санлы хәрби часть штабы начальнигы майор П.Скоруктан рәхмәт хаты килеп төште.

Анда болай диелгән: «Сезнең улыгыз Кузьма Николаев хәрби бурычын намуслы башкара һәм иптәш­ләре арасында абруй казана. Хезмәт итү чорында часть командиры тарафыннан ул берничә тапкыр бүләкләнде. Киләчәктә дә Бөек илебез иминлеге хакына Кузьма безне хезмәт уңышлары белән куандырыр, дип ышанабыз”.
К.Е.Николаев 1996 елда Сихон авылында гади колхозчылар гаиләсендә туган. Аңа 12 яшь чагында әнисе вафат була. Мәктәптә укыганда ук Кузьма волейбол һәм баскетбол белән шө­гыль­ләнә башлый. 2013 һәм 2014 елда совет гаскәр­ләрен Әфганс­таннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган ярышта һәм мәктәп укучыларының XV Спартакиадасында волейбол буенча район беренчелегендә беренче урын яулый һәм мә­гариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2014 елда мәктәпне тә­мам­лаганнан соң Кузьма армия хезмәтенә алына. Мәс­кәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәрендә Һавага кар­шы оборона частенда бер ел хезмәт иткәннән соң, контракт буенча хезмәткә кала. Менә дүртенче ел инде ул үзенең хәрби осталыгын камилләштерүен дәвам итә. 2017 елның июнендә хезмәт бурычларын намуслы һәм төгәл үтәгәне, яңа коралларны өйрәнгәндә югары күр­сәткечләре өчен Грамота белән бүләкләнә.
Сержант Кузьма Евгеньевич Николаев яшьтәшләре һәм үсеп килүче буын өчен үр­нәк булып тора, ә әтисе һәм туганнары аның белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: