Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изге бурычын намуслы үти

Язмыш дигәнең адәм баласы алдына нинди генә сынауларны куймый. Берәүләргә бәхетне өеп китерә, икенчеләрнең кулына эләккән сөенечен дә алып китә. Шундый кырыс һәм ачы табигать җилләренә каршы торырга тырышып кеше үзенең гомерен бәхетле итүгә юллар эзли.

Туган йортының тупсасын атлап чыккач та, адәм баласы кайларда гына булып, ниләр генә күрми. Юлда йөрегән кеше бертөрле ут йотса, өйдә көткәне мең төрле уйлар кичереп, сәфәр чыккан кешесен көтеп яна.
Әлеге язмамда сүз улларын хәрби хезмәткә озаткан әниләрнең берсе - Фәлия Хәйдәр кызы Хаҗиәхмәтова хакында.
Улы Айдар армия сафына алынгач, башта Ырынбур шәһәрендәге хәрби частька эләгә. Ант биргән көнне әнисе дә барып, улының намуслы хезмәт итәчәгенә сөенеп кайтты. Хәзерге вакытта Айдар Ввәсим улы Мәскәү шәһәре янындагы хәрби частьта һава гаскәрләрендә хезмәт итә. Әнисенә һәм нәнәсенә көн дә телефоннан шалтыратып, үзенең хезмәт итүе турында сөйли һәм якыннарының тормыш-көнкүреше белән кызыксына.
- Бер көн шалтыратмаса, үземә урын таба алмыйм, - ди солдатның әнисе. Әйе, һәр анага үз баласының җылы сүзен көтеп алу һәм ишетү зур куаныч бит.
... Вакыт сизелми үтә. Тиздән, бик тиздән Айдарның да армия хезмәтен тәмамлап кайтыр вакыты җитәр. Иң мөһиме, дөньялар гына имин, күк йөзе аяз булып, таңнар тыныч атсын иде.
Таһир Вилданов.
Сахай авылы.
Читайте нас: