Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тынычлыкның бәясе зур

Хәрби Дан көне алдыннан Җиңү паркында митинг үткәрелде. Элек-электән без бу йолага тугры калабыз һәм аны аеруча җылылык белән тантана итәбез.

Мәңгелек ут янына хәрби хезмәт­кәрләр, тыл эшчәннәре, Кораллы Көчләр ветераннары, район хакимияте вәкилләре, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак бул­ган яугирләрнең әти-әниләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары җы­елды.
Совет солдаты һәйкәленә тәүге­ләрдән булып чәчкә салу хокукы район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызовка, Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Р.Н.Гыймаловка бирелде.
- Гомерләрен аямыйча һөҗүмгә ташланган, Берлинга барып җитеп, Җиңү байрагын кадаган, үлемечле яуларда, Әфган сугышында катнашкан, Чечен Республикасында тәртип урнаштырган, Сирия җирендә халыкара терроризмга каршы көрәшкәннәрне без хөрмәтлибез һәм аларны онытмыйбыз. Элек-электән Русиядә хәрби кешеләр иң хөрмәтле һәм абруйлылардан санала. Ватанын саклау ул – тыныч халыкның гомерен, Туган илнең намусын, ныклыгын һәм бердәмлеген саклау. Өлкән һәм бүгенге буын алдында түбәнчелек белән баш иябез һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - диде Фәнзил Фәез улы һәм гомерләрен аямыйча көрәшкән, туган илебез иминлеге хакына яу яланнарында ятып калганнар хөрмәтенә бер минутлык тын-лык игълан ителде.
- XX гасыр тарихы безнең армиянең көчен һәм каһарманлыгын күрсәтте. Бөек Ватан сугышында җиңүебез моны ачык дәлилли. Безнең районда аның тере шаһитлары – 14 сугыш ветераны калды. Нинди генә сугышларда һәм конфликтларда катнашсалар да, безнең солдатлар Русия яугире дигән изге исемне лаеклы йөретә. Бөек Ватан сугышы ветераннары киләчәктә дә яшь буын җиребезне һәм гражданнарның тынычлыгын лаеклы саклар, дип ышана, - диде районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов.
23 февральдә шулай ук без тагы бер кайгылы датаны – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры – Баш­кортстанның данлы улы, генерал-майор М.М.Шәйморатовның һәлак булуына 75 ел тулу көнен билгелибез. Ди­визия командиры хөрмәтенә “Бәлә­кәй йолдызчыклар” вокаль ансамбле “Шәймо­ратов генерал” җырын башкарды.
Чыгыш ясаучыларның барысы да ты­нычлык, патриотлык, яшьләрнең Ва­­­тан мәнфә­гать­­ләрен яклауга әзер­леге, Русиянең киләчәге өчен җаваплы­лык турында сөй­ләде. Соңыннан җы­е­­лучылар хәр­би бурычларын үтә­гәндә һәлак булган яугирләр истәлегенә куел­ган хәтер тактасына чәчкәләр салдылар.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: