Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ватанны саклаучыларга багышлап

Иске Муса авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышлап “Ягез әле, егетләр!” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Чарага мәктәп укучылары, республиканың төрле уку йортларында укып йөрегән студентлар һәм армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр чакырылган иде. Конкурсның төп максаты – яшьләрнең Ватаныбызга булган мәхәббәтен һәм патриотлык хисен күрсәтү.

Кичәне ачып, авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Фәнис Гаделшин һәм урындагы мәктәп укытучысы Илдар Мөхәммәтьяров җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм барсына да уңышлар теләде.
Егетләр әлеге чарага җитди әзерләнгән. Алар “Арыслан” һәм “Армада” исемле ике командага бүленде һәм үзләренең ни дәрәҗәдә көчле, җитез булуларын күрсәттеләр. Бирем­нәрне үтәгәндә катнашучыларга яхшы физик әзерлек кенә түгел, белем дә таләп ителде. Интеллектуаль конкурста барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр, ә менә көч һәм җитез­леккә килгәндә, командалар бер-берсе алдында сынатмаска тырышты.
Җитезлек һәм тапкырлык буенча коман­даларның көче тигез булды һәм аларның һәрберсенә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Егетләрнең чыгышы тамаша­чыларның күңеленә хуш килде. Алар эчтәлекле һәм матур кичә оештырган һәм иганә ярдәме күрсәткән Роза Абдиевага рәхмәт белдерделәр.
Венера Гафарова.
Читайте нас: