Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Армиягә китә егетләр

Ел саен район егетләре Русия армиясе сафларын тулыландырып, ил алдындагы изге бурычын үти. Аларны армиягә озату да изге йолага әверелде. Узган шимбә көнне тантаналы шартларда Шәйморатов авыл мәдәният йортында шундый акция үтте.

Булачак солдатлар генерал-майор М.М.Шәймора­тов­ның 3Д-маппинг музеен­да булдылар, якташы­быз­ның тормыш юлы турында ма­вык­тыргыч лекция тың­ла­дылар. Соңыннан егет­ләргә изге теләкләр белән муниц­ипаль район хакимияте баш­лы­­гының социаль мәсьә­лә­-ләр буенча урынбасары И.Ә.Га­­ли­әхмәтова мөрәҗә­гать итте. Биредә иң кыю, көч­ле рухлы егетләр җыел­-ган, дип бил­геләде ул. Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча хәрби комиссар Р.Н.Гыймалов хәрби хез­мәт кагыйдә­лә­ре, яңа­лыклар һәм устав­-ның әһә­мияте бе­лән таныштырды.
Районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәт­җановның да булачак солдатларга әйтер сүзе күп иде. Ул илебез тарихында хәрби хезмәткәрләрнең роле, җиңүнең әһәмияте һәм патриотизм турында сөйләде.
Дин әһелләре дә үз фатыйхаларын биреп, илебезне сакларга китәчәк егетләрне нык, түзем булырга чакырдылар. “Патриот” җәмәгать оешмасы рәисе А.Ә.Ярмө­хәммәтов хәрби хезмәтнең егетләр өчен мөһим булуын ассызыклады һәм хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган йортларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Армиягә алынучы егетләр изге йолаларга тугры калып, илебез алдындагы бурычларын намуслы үтәр, дип ышанабыз. Чөнки Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечен Республикаларында барган хәр­би хәрәкәтләрдә безнең солдатлар һәм офицерлар кыюлык, намуслылык кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәттеләр. Авыр хәрби тор­мыш шартларында үзлә­ренең гомерен куркыныч ас­тына куеп, хәрби антларына, бурычларына тугры калдылар.
Рушания Хәмәтгалимова.
Читайте нас: