Ниһаять, муниципаль район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре ярдәме һәм авыл халкы көче белән 1757 елгы Русия-Пруссия, 1812 елгы Ватан сугышы, Рус-Япон, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәм яу яланнарында һәлак булганнарның исемнәре мәрмәр ташларга уелып язылды. Кыска гына вакыт эчендә авыл уртасында - мәчет каршында калкып чыккан һәйкәл әллә кайдан күренеп, бүгенге тыныч тормыш нинди бәя белән яуланганын һәркемнең исенә төшереп тора.
Мемориаль комплекс ачылу һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан узган тантаналы митингка җыелучылар һәм чыгыш ясаучылар да аның киләсе буыннар өчен әһәмиятен, тарихи хатирәләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
- Бүгенге вакыйга – илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән һәм Җиңү яулаган якташларга тирән хөрмәт билгесе, - диде чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ф.Н.Макеева, комплексны төзүдә катнашучыларның барысына да чиксез рәхмәтен җиткереп.
Районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов, Архангель һәм Кырмыскалы районнарының хәрби комиссары Р.Н.Гыймалов, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Әхмәтов, авылның имам-хатибы Р.Р.Котлыяров, “Карлыман продукты” җәмгыятенең генераль директор урынбасары А.В.Моисеенконың чыгышлары да рәхмәт сүзләре һәм патриотлык тойгылары белән сугарылган иде.
Иң дулкынландыргыч мәл дә килеп җитте. Руслан хәзрәт Коръән сурәләре укып, бергәләшеп дога кылганнан соң, тантаналы шартларда кызыл тасма киселде. Мемориалны ачу хокукы Флизә Наил кызы Макеева һәм авылның аксакалы Мидхәт Ибраһим улы Котлыяровка бирелде. Һәлак булган яугирләргә тирән хөрмәт билгесе белән чәчкәләр салганнан соң, бер минутлык тынлык игълан ителде.
Бу көнне күпләрнең күзләрен – яшь, ә күңелләрен горурлык хисе биләп алды. Сугыш бер генә гаиләне дә урап узмаган, шуңа һәркем бу көнне хатирәләргә бирелде, үткәннәрне искә төшерде.
- Минем әтием Солтангалиев Гарифҗан Ибраһим улы Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Пленда булган, анда ул немец телен өйрәнгән. Демобилизациядән соң байтак еллар мәгариф өлкәсендә эшләде – мәктәп директоры булды, - дип хатирәләргә бирелде аның кызы Саҗидә апа, мәрмәр ташта уелып язылган әтисенең исемен күрсәтеп.
Әйе, шундый һәйкәл ачылу – барлык авыл халкы өчен зур вакыйга. Шуңа да бу көнне сугышта катнашкан авылдашларын искә алып бәйрәм иттеләр. Бу уңайдан бай концерт программасы һәм чәй табыны да әзерләнгән иде.