Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Йөзегезгә кызыллык китермәм»

Кайда гына хезмәт итсәләр дә, безнең район егетләре сынатмый. Аларның ил алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен әти-әниләренә килгән Рәхмәт хатлары да дәлилләп тора.

Иске Муса авылында яшәүче Гүзәл һәм Зәбир Хуҗиәх­мәтов­лар өйләнешкәндә Тимурга 4 яшь кенә була. Зәбир Әхәт улы аны үз улыдай кабул итә. Аңа лаеклы тәрбия биреп үстерәләр. Тимур да аларны сынатмый - мәктәптә тик яхшы билгеләренә генә укый. Кечкенәдән үк тың­лаучан, тәртипле булуы, үзенә тапшырылган эшне намуслы башкаруы белән иптәшләре арасында абруй казана. Мәктәпнең җәмәгать тормышында да актив катнаша ул.
11нче сыйныфны уңышлы тәмамлаганнан соң Уфа медицина колледжында фельдшер һөнәре алып чыга. Ләкин моның белән генә тукталып калмый егет, Башкорт физик культура институтында укуын дәвам итә. “Ир-егетләр мотлак хезмәт итәргә тиеш” дип исәп­ләп, бер ел укыганнан соң академик ял алып, үз теләге белән армиягә китә. Хәрби хезмәткә озатканда ул әти-әнисенә: “Йө­зе­гезгә кызыллык китермәм” дип сүз бирә. Шулай булып чыга да. Шул көннәрдә Гүзәл Ризван кызы һәм Зәбир Әхәт улы исеменә уллары хезмәт иткән Хабаровск краендагы хәрби часть командиры, полковник Р. Тимофеев һәм медицина хезмәте начальнигы, капитан С.Рябковтан килгән Рәхмәт хаты шуны исбатлый да инде. “Ефрейтер Тимур Галиянов хәрби бурычын намус белән үти. Хезмәт итү чорында ул үзен тәртипле, эшсөяр, иптәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер җаваплы хәрби хезмәткәр буларак күр­сәтте. Хәрби тәртипне ныгыту, хезмәт осталыгын күтәрү һәм бурычларын үтәүдә җавап­лылык тоюы белән улыгыз хез­мәт­­тәшләре арасында үрнәк булып тора. Кыска гына вакыт эчендә ул хәрби әзерлек фәннәре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште. Шундый үрнәкле ул тәр­биялә­гәнегез, югары күрсәткеч­ләргә рухландырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Ки­ләчәктә дә улыгыз уңышлары белән сөен­дерсен, сезгә гаилә бәхете, сәла­мәтлек телим”, - диелә анда.
Кадерләп үстергән балаң турында яхшы сүз ишетүдән дә куанычлы нәрсә юктыр ул?! Гүзәл һәм Зәбир генә түгел, Тимур кебек намуслы егетләр белән без - райондашлары да чиксез горурланабыз. Ә инде иң якын ке­шеләре, барлык туганнары да аның хезмәтен тутырып, исән-имин әйләнеп кайтуын көтәләр.
Фәнүзә Йосыпова, мәгариф ветераны.
Илтуган авылы.
Читайте нас: