Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Егетләр хезмәткә әзерләнә

Карлыман мәктәбенең оборона-спорт лагерендә 10нчы сыйныф укучыларының җыены үткәрелде. Район мәгариф бүлегенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре кураторы А.А.Акбаров, Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссары Р.Н.Гыймалов җитәкчелегендә укучылар оборона һәм хәрби хезмәт нигезләре буенча әзерлек үтте.

Уку җыеннары тормыш хә­вефсезлеге нигезләрен өйрәнүдә мөһим этап. Биш көн буе егетләр үзләренең нәсыйхәтчеләре белән палаткаларда яшәде, учак ягып ашарга пешерде, теоретик белемнәрен тәҗрибәдә ныгытты. Каравыл хезмәте һәм тәүлек наряд та оештырылды. 100дән артык бала өчен төз йөрү, тактик әзерлек, тәүге медицина ярдәме күрсәтү, радиация, химик һәм биологик саклану чаралары, автомат сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрелде. Шулай ук 10нчы сыйныф укучылары физик әзерлек: йөгерү, сикерү, җирдән күтәрелү һәм граната ыргыту буенча нормативлар тапшырдылар. АК-74 мылтыгыннан хәрби патроннар белән ату һәм хәрби часть буенча экскурсия егетләрдә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Укытучылар балалар белән бергәләшеп волейбол һәм футбол уйнадылар. Шуны да бил­геләп үтәргә кирәк, Олыкүл, Си­хон, Ефрем­ки­но, Прибельский, Кырмыскалы, Кабак, Сахай урта мәктәпләре укучылары физик әзерлек, тормыш хәвеф­сезлеге нигезләре буенча яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Егетләр алдында “Яшь армия” Бөтенрусия хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәтенең райондагы бүлекчә начальнигы З.А.Бикбаев чыгыш ясады һәм Кырмыскалы районында эшләп килгән эзләнү отряды турында сөйләде, Бөек Ватан сугышы чорындагы артефактларны күр­сәтте. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук бирегә 1нче санлы гимназия һәм “Яшьлек” яшьләр үзәгеның музыка төркемнәре концерт белән килгән иде.
Уку-кыр җыеннарыннан күренүенчә, бу яшьләрне укыту һәм тәрбияләү буенча аерым форма, ул алынган теоретик белемне тәҗрибәдә ныгыту өчен бик мөһим.
Айрат Кәбиров, Сахай урта мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы.
Читайте нас: