Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерде. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка киттеләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, колхоз кырларында тир түгеп, Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерде. Күпләрнең ирләре, уллары, әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып калды. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Илебез нинди зур югалтулар кичергән. Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала.
Сугыш темасы, аның аерым чорлары һәм үзенчәлекләре фактларны билгеләү һәм аларны анализлау күзлегеннән чиксез, бигрәк тә әле – тарихны яңадан язарга, сугышның нәтиҗәләрен киредән карарга омтылучылар күбәйгән вакытта. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, бу юлларның авторы бер кеше үрнәгендә Кызыл Армиянең команда составы нинди шартларда формалашканын күрсәтергә тели.
Сүз тумышы белән Сарт-Науруз авылыннан булган Сөләйман Ибраһим улы Солтангалиев турында. Ул 1903 елда туган, Казан пехота училищесын тәмамлый, соңыннан хезмәте буенча үрләр яулый һәм сугыш башланганда данлыклы 25нче Чапаев дивизиясе полкларының берсенә командир итеп тәгаенләнә. Каты яралана, инвалид булып кала. Сугыш тәмамлангач, озак вакыт Кырмыскалы шикәр заводындагы партия оешмасында секретарь булып эшли. Бу турыда игътибарга лаек берничә язма да бар.
1917-1941 еллардагы тарихи вакыйгаларның шаһиты буларак, аның тормышындагы кайбер вакыйгалар турында язып үтәргә телим. Тормышындагы бу хәлләр һәм ул еллардагы тарихи вакыйгалар аның шәхес буларак формалашуында, чын командир сыйфатлары тәрбияләүдә булышлык итә.
Бу чорлар ил өчен дә, халык, шул исәптән яшь буын өчен дә аеруча катлаулы була. Сөләйман Ибраһим улына үсмер чагында ук сугыш яхшы таныш: өлкән абыйсы Гарифҗан 1917-1918 елларда немецларда пленда була, икенче абыйсы Муса 1919 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм хәбәрсез югала.
Сөләйман гражданнар сугышының да шаһиты була: 1919 елда Сарт-Науруз авылында Кызыл Армиянең бер часть яугирләренең штабы аларның йортында урнашкан һәм түбәсенә флаг кадалган була. Ләкин Агыйдел елгасының икенче ярында урнашкан ак гвардиячеләр җибәргән снаряд эләгеп, аларның йорты янып бетә.
Сөләйман Ибраһим улы барлык документларында һәм анкеталарда әти-әниләре графасында “мулла улы” дип яза. XX гасырның 20нче елларында мондый хәл гадәти була, ләкин 30нчы еллар башында барсы да үзгәрә. Сөләйман Ибраһим улы 1925 елда - ВКП (б) әгъзасы, пехота хәрби училищесын тәмамлый һәм 1926 елдан башлап армиядә командир вазыйфасын башкара һәм хезмәт баскычы буйлап үрләвен дәвам итә. 1930 елда аның әтисе - мулла Ибраһим Солтангалиев репрессияләнә һәм шул ук елны Архангель өлкәсендә вафат була. Бер үк вакытта 1930 елда Бибисара һәм Әсма исемле бертуган апалары да репрессияләнә һәм Кемерово өлкәсенә җибәрелә. Берничә елдан соң алар да вафат була.
Бу чорда меңләгән кеше репрессияләргә дучар булган, бернигезсез җинаятьтә гаепләнгән. Мондый репрессияләр чикләрендә “Солтангалиевлылар” эше көчле яңгыраеш ала. Берничә ел дәвамында бу тема үзәк һәм республика гәзитләре битләреннән төшми. Хәтерегезгә төшерәм, Мирсәет Солтангалиев (Сөләйман Солтангалиевның туганы) тәү тапкыр 1923 елның 9-12 июнендә Мәскәү шәһәрендә милли республикалар һәм өлкәләрнең җаваплы хезмәткәрләре катнашлыгында үткәрелгән Русия коммунистлар партиясенең Үзәк комитетының (ЦКРКП) дүртенче киңәшмәсендә нигезсез гаепләнә. Бу процесс Татарстан, Башкортстан Республикалары, Урта Азия һәм Кырым җитәкчеләренә һәм дәүләтне үстерү юллары турында үзләренең фикерләре булган ил җитәкчелеге әгъзаларына исәпләнгән була.
Ә “Солтангалиевлылар” масса күләм характерга ия була, ул Мирсәет Солтангалиевның Соловец утравына сөргенгә җибәрелүе белән вакытлыча тәмамланып тора. Мондый шартларда үзенең табигый сәләте һәм эшсөярлеге аркасында хезмәт баскычы буйлап күтәрелгән яшь командирның рухи-психологик халәтен күз алдына китерү дә авыр. Чөнки Сөләйман Ибраһим улы Солтангалиев бер тын эчендә “халык дошманы”ның улына әверелә . Ул Кызыл Армия командиры да, “халык дошманы”ның улы да. Ул фаш ителә, ләкин аның йөрәгендә төзәлмәслек яра кала. Бу турыда хатыны Мөгалимә һәм минем әни – аның бертуган сеңлесе Мәдинә генә белә. 60 ел элек ул миңа да билгеле булды.
30нчы еллар башында минем бабам тормышында иң авыр чорны кичерә. Тормыш авырлыкларын һәм сынауларын ул фани дөньядан үзе белән алып китәргә теләде. Аңа хөрмәт күрсәтү йөзеннән моны мин сөйли алмыйм. Хөрмәтле гәзит укучылар мине дөрес аңлар, дип уйлыйм.
Бөек Ватан сугышы башланганчы аның тормыш-көнкүреше уңышлы бара. 30нчы еллар урталарында Сөләйман Севастопольдә хезмәт иткәндә Кырымга маршал Тухачевский килә. Хәрби частьлар буйлап йөреп чыккач, дивизия һәм полк командирларына наградалар тапшыра. Ләкин маршал Тухачевский атып үтерелгәннән соң, бүләкләнгән командирларның күбесе репрессияләнә. Мондый катлаулы шартларда 30нчы еллар азагында Сөләйман Солтангалиев хәрби частьның тәҗрибәле командиры була, аның эшләрендә һөнәри осталык һәм кешелек сыйфатлары чагыла. 1940 елдагы соңгы аттестациядә С.И.Солтангалиев командир сыйфатларына ия, энергияле, тәвәккәл диелүе бу турында ачык сөйли.
Бөек Ватан сугышы башлануын Сөләйман Ибраһим улы Бессарабиядә (хәзерге Молдавия) подполковник званиясендә каршылый. Данлыклы 25нче Чапаев дивизиясенең 287нче укучылар полкы командиры буларак, гаиләсен тылга җибәреп, чик буенда ул сугыш башланган тәүге сәгатьтә үк көрәшкә күтәрелә. Одессаны обороналауда катнаша, каты яралана. Тормышында кыска һәм фаҗигале чоры турында рәсми документлардагы һәм билгеле язучы, Советлар Союзы Герое, фронтовик-разведчик В.Карповның “Полководец” китабындагы юллар сөйли. Дивизиягә генерал-майор Петров җитәкчелек иткән вакыт турында менә нәрсә язган: “Көньяк секторны обороналаганда тәүге сәгатьләрдә үк генерал Петров Одесса өчен көрәштә иң кайнар нокталарның берсенә эләгә. Алыш көчәйгәннән-көчәйде, Петров дивизиясе бик күп югалтулар кичерде, ләкин барыннан да элек 287нче полк командиры подполковник Солтангалиевның карары үтәлде. Данлыклы Чапаев дивизиясендә бу полк яңа була. Ул дивизиягә Днестрда барган сугыш вакытында тапшырыла. Көчле алышта полк командирсыз калгач, Петров озакка сузмыйча лаеклы алмаш табарга тиеш була...”
Советлар Союзы маршалы Крыловның (1941 елда сугыш башланганда Приморье армиясенең оператив бүлек начальнигы урынбасары, полковник) командиры минем бабам - Сөләйман Солтангалиев булган 287нче полкның Днестрдагы тәүге сугышы турында хатирәләреннән:
“Безнең гаскәрләр дәүләт чиген генә сакламады, үзләре дә актив катнашты. 23 июньдә Дунай флотилиясе моряклары Перекоп дивизиясенең 287нче полк яугирләре белән бергә чик сакчылары ротасы ярдәмендә дошманнарның батальоннарын тар-мар итә һәм бик күп немец солдатларын пленга ала, артиллериясен юк итә”.
Оборона вакытында Одессаны барып күргән, сугыштан соң билгеле совет язучысы булып киткән бик күп романнар һәм повестьлар авторы, “Кызыл йолдыз” гәзитенең хәрби хәбәрчесе К.С.Симонов язган сүзләр аеруча драматик яңгырый. Аның “Сугышта йөз тәүлек” дигән китабында ул болай дип яза: “... госпитальгә керергә карар итәләр, чөнки анда татар подполковнигы, полк командиры ята, диделәр”.
“Подполковник Солтангалиевның арытабангы язмышы турында” без Одесса госпиталендә эзләп карадык, ләкин мин анда бернинди документ та тапмадым. Димәк, ул каты яраланудан соң савыгып чыккан”.
1942 елда хәрби госпитальләрдә дәваланганнан соң, ул демобилизацияләнә, туган авылына инвалид булып кайта. Озак вакыт Карлыман шикәр заводында партия комитеты секретаре булып эшли. 1972 елда 69 яшендә вафат була.
Соңгы - берничә сәгать буе барган очрашу 1970 елның җәендә туганнар белән бергә Агыйдел елгасы буена табигать кочагына чыкканда булды. Аның белән озак кына сөйләштек, минем турыда кызыксынды, диссертация яклап, Мәскәүдә калуыма ихлас шатланды. Гомумән, ул сүзгә саран иде. Аның оста балыкчы һәм бакчачы булуы ныклы хәтердә уелып калган. Намуслы һәм тәртипле буларак халык арасында хөрмәт казанды.
2018 елның февралендә Сөләйман Ибраһим улы Сөләймановның тууына 115 ел тулганда хәрби комиссариат, Прибельский урта мәктәбе, авыл Советы һәм ирекле энтузиастлар (Н.С.Равилов, Н.Н.Котлыяров һәм башкалар) ярдәмендә Прибельский урта мәктәбендә Сөләйман Ибраһим улы Солтангалиев исемендәге хәрби-патриотик клуб ачу тантанасы үткәрелде. Аның һәм бу юллар авторының оныкасы Галя Шиндина да чакырылды. Әйткәндәй, биредәге мәктәптә Сөләйман Ибраһим улының туруны Даниил Шиндин да укый.
Бу клубны ачу тантаналы шартларда үтте. Үсеп килүче буынга патриотик, рухи-әхлакый, мәдәни тәрбия бирүдә, шулай ук кешелек тарихында иң канкойгыч сунгышта (1941-1945) катнашучылар турында истәлек күзлегеннән бу бик мөһим чара.
Альфред Мөхәммәдьяров, икътисадый фәннәр докторы, профессор, БР Фәннәр академиясе әгъзасы, БРның атказанган фән эшлеклесе.