Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау

Илебездә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләнә. Бу гаскәрләрдә хезмәт итү һәрвакыт мактаулы булды һәм анда хезмәт итү егетләрдән кыюлык һәм физик әзерлек таләп итә. Якташыбыз Айдар Хәсәнов нәкъ шул сыйфатларга ия дә инде.

Ул 1994 елның 17 июнендә Шәй­м­о­ратов авылында туган. Әтисе Рус­лан Равил улы пенсиягә чыкканчы Уфа шәһә­ренең “Гарант” компаниясендә, ә әнисе Рима Рим кызы район үзәк дәваханәсендә бухгалтер булып эшли.
Балачактан Айдар тырыш, һәр нәрсәгә җаваплы булуы белән аерылып торды, мәктәптә яхшы укыды, спорт белән дус булды. Бигрәк тә хоккей уйнарга яратты, көрәш белән шөгыльләнде. Йортындагы киштәләр аның грамоталары, медальләре һәм кубоклары белән тулы, чөнки ул берничә тапкыр “Алтын шайба” турнирында призёр исемен яулады, район һәм республика ярышларында катнашып алдынгы урыннарга лаек булды.
Энесе Илдар да һәр яклап абыйсына охшарга тырыша. Айдар кебек үк көрәш белән мавыга, район һәм республика ярышларында катнашып, алдынгы урыннар яулый.
Айдар мәктәптә дә яхшы укыган, әле ул мәктәбен изге сүзләр белән генә искә ала, аеруча сыйныф җитәкчесе Нурия Мәҗит кызы Мөхәммәтшинага ул чиксез рәхмәтле.
- Ул мине алдыма максат куеп, шуңа ирешергә өйрәтте, - ди ул.
Мәктәпне тәмамлау белән Айдар Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Ләкин беренче курсны тәмамлау белән, озак уйлап тормый, армия хезмәтенә барырга дигән карарга килә. Хезмәте аның Тула шәһәрендәге Һава-десант гаскәрләрендә водитель булып үтә. Анда да Айдар үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә. Хәрби әзерлек вакытында күрсәткән уңышлары, югары хәрби тәртибе, хезмәт бурычларын үрнәкле башкарганы өчен ул мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Хезмәтен тутыру белән, Айдар Рязань шәһәрендәге хәрби часть белән контракт төзи.
- Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау, шуңа да мин шул юлны сайладым, - ди ул, горурлык хисе белән.
Үрнәкле хезмәте, шәхси уңышлары, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Айдар “Армия генералы Маргелов” медале белән бүләкләнә. Шулай ук ул “Һава-десант гаскәрләренә тугрылыгы өчен”, “Һава-десант гаскәрләренә - 85 ел”, “Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен” медальләренә лаек була. Соңгысы Айдарга агымдагы елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан илебезнең төп парадында катнашканы өчен тапшырыла. 12,5 мең хәрби хезмәткәр арасында ул Мәскәү шәһәренең төп мәйданында механикалаштырылган колонна составында “Ракушка” БТР-МДМ хәрби машина командиры буларак үтә. Бу көнне шулай ук “Беренче канал” Айдардан интервью ала һәм аны туры эфирда телевизорда күрсәтәләр.
Хәзерге вакытта Айдар Рязань шәһәрендәге 41450нчы санлы хәрби частьта өлкән сержант званиесендә взвод командиры урынбасары вазыйфасында хезмәт итүен дәвам итә. Шул үк вакытта Федераль җәзаларны үтәү хезмәте һәм хокук академиясендә югары белем ала. Барлык башлангычларында аңа тугры тормыш иптәше Мария ярдәм итә. Академияне тәмамлау белән Айдар офицер булып калырга хыяллана. Аңа уңышлар телик.
Милена Шәймәрдәнова.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: