Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Флотта чыныккан

Диңгезче Наил Равилов коры җирдә дә сынатмый.Башкортстан Диңгез җыелышының Кырмыскалы районы филиалын менә 15 елдан артык запастагы өлкән мичман, хезмәт һәм флот ветераны Наил Равилов җитәкли.

Диңгезче Наил Равилов коры җирдә дә сынатмый.
Башкортстан Диңгез җыелышының Кырмыскалы районы филиалын менә 15 елдан артык запастагы өлкән мичман, хезмәт һәм флот ветераны Наил Равилов җитәкли.
Ул 1953 елда Кырмыскалы районының Сарт-Нәүруз авылында сугыш инвалиды гаиләсендә туа. Балачагы Җилем елгасы буенда уза. Ул кечкенәдән авыр крестьян хезмәтенә күнегеп үсә, мәктәптә тырышып белем ала, китап укырга ярата, спорт белән шөгыльләнә, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңә. Әмма Наилнең очучы яки диңгезче буласы килә.
Шуңа күрә дә хәрби хезмәткә чакырылып медицина комиссиясен үткәч, ул флотка алуны сорый. Ул чорда бер елга озаграк хезмәт итәргә туры киләчәген дә белә. Әмма бу аны куркытмый. Ул Төньяк флотка эләгә. Авария-коткару корабында океаннар буйлап ерак походларга чыгалар. Матростан старшина вазыйфасына күтәрелә.
1972 елда Атлантик океанда “К-19” атом су асты крейсерын коткаруда турыдан-туры катнаша. Нәтиҗәдә 12 диңгезче исән кала. Әлеге коткару операциясен башкарган өчен күп кенә диңгезчеләр белән беррәттән Наил Равиловка СССР Оборона министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла һәм туган якларына кайтырга кыска вакытлы ял бирелә.
Флотта хезмәт итү егетне чыныктыра, үз-үзенә ышанычын арттыра. Хәрби хезмәттән соң ул техникум, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый. Прибельский поселогында торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә мастердан директорга кадәр хезмәт юлы үтә. “Башкортстан торак-коммуналь хуҗалыкның атказанган хезмәткәре” исеме бирелә.
Хатыны Әнисә Хөрмәт кызы белән алар өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерә. Улы Владислав, укуын тәмамлагач, Төньяк флотта хезмәткә алуны сорый, 50 ел элек әтисе узган юлны үтә.
Бүген Наил Сәйфелгалим улы хаклы ялда, оныклар назына төренеп яши. Җәйләрен бакча үстерә. Якташларын, диңгезчеләрне онытмый, аралашып яши. Алар турында кызыклы мәкаләләр язып бастыра. Мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга бара, аларга патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә. Кыскасы, тулыканлы тормыш белән яши.
Ринат ИКЪСАНОВ.
https://kiziltan.ru/vatanprvrlek/19168-flotta-chynykkan.html
Читайте нас: