Үзән
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Халык хәтереннән мәңге җуелмас

Узган елда Сарт-Науруз авылында Илебез сакчылары хөрмәтендә районда исәп буенча 45нче мемориаль комплекс ачу тантанасы узды. Бу истәлекле вакыйгага тагын әйләнеп кайтуыбыз очраклы түгел: Дан һәйкәлендә Бөек Ватан сугышында гына түгел, Рус-Прус, 1812 елгы Ватан, Рус-япон, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан сартнаурузлыларның исемнәре уелып язылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, байтак тарихи сугышларда катнашучыларны үз эченә алган мондый мемориаллар республикада гына түгел, аннан читтә дә бармак белән санарлык кына.

- Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны ачыклау буенча активистлар тарафыннан зур эш башкарылды. Мәгъ­лүматны бөртекләп җыярга туры килде дисәм дә, ялгыш булмас. Арихив материалларына, өлкән буын вәкилләренең хатирәләренә, якташларның могҗиза белән генә торып калган көндәлекләренә таянып эш иттек, - ди һәйкәлне булдыруда актив катнашкан хезмәт ветераны Наил Равилов, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренә, иганәчеләргә һәм авылдашларына изге эштә бар яклап та ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдереп.
Һәйкәлдәге уелып язылган исемнәр арасында Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучылар да аз түгел. Гарифҗан Ибраһим улы Солтангалиев -шуларның берсе. Ул хезмәт итү чорында пленга эләгә, немец бюргерында хезмәт итә һәм могҗиза белән генә исән кала. 1920-40нчы елларда Сарт-Науруз авылындагы мәктәптә укытучы булып эшли. 1953 елда, 55 яшендә вафат була. Авылдашларының хәтерендә ул изге күңелле, тәртип яратучы, үрнәкле әти буларак саклана. Аның бертуганы Муса да Гражданнар сугышында катнашкан. Кызыл Армия сафларына 1919 елда чакырыла һәм хәбәрсез югала. Әйткәндәй, бу һәм башка Солтангалиевларның язмышы турында безнең якташыбыз, икътисадый фәннәр докторы, профессор Альфред Мөхәм­мәдь­яров үзенең “Зигзаги жизни” китабында язган иде.
Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, алтын Георгий кресты белән бүләкләнгән Гыйльмигәрәй Равиловның язмышы да гадәти булмый. Мондый карьера баскычы буенча күтәрелү мөмкин­лекләре ачкан югары наградага бик аз солдатлар һәм зур батырлык күрсәткән өчен генә лаек булган. Туганы Сәй­фелгалим Рави­ловның көндәлегендәге язуларга караганда, Гыйльмигәрәй Мөхәммәтгәрәй улы полковникта денщик булып хезмәт итә. Алышларның берсендә офицер каты яралана. Командирның гомерен саклап калу өчен денщик аны яу яланыннан үз җилкәсендә алып чыга. Бу гамәле өчен шундый зур наградага –Алтын крестка лаек була да инде. Фронттан ул исән-имин кайта.
Шул ук исемлектәге тагын бер кеше – Беренче Бөтендөнья сугышы яугире Нурмөхәммәт Котлыяров 1877 елда туган. Барлыгы бу сугышта Сарт-Науруз авылыннан 21 кеше катнашкан, аларның 14е яу яланында һәлак булган. Тагын 42 сартнаурузлының гомере Гражданнар сугышында өзелә. Шулай да иң күп солдат Бөек Ватан сугышында кырыла – 141 яугирнең 121енә туган авылына кайту насыйп булмый. Аларны без бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен, сәгать саен искә алырга тиешбез.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: