Олыкүл мәдәният йортында модельле китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан “Әфганстан безнең хәтердә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
1945 елда Җиңүне бәйрәм иткәндә кешелек тарихында сугышның тәмамлануына ышанганнар. Ләкин язмыш үзенчә хәл иткән. Тынычлык хакына сугышкан яугирләрнең оныклары кулларына корал алган. Хәзер 15 февраль - Әфганстан һәм “кайнар” нокталарда һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләнелә.
Чара обелискка венок салудан һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алудан башлап китте. Анда Олыкүл, Шәрипкол һәм Урал авылларыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Нәзир Зөфәр улы Бәхтияров, Радик Миңлекәбир улы Гобәйдуллин, Альфир Сабит улы Хәлиуллин, Фәнил Наил улы Сабитов, Петр Афанасьевич Цыплов, һәлак булган Рафаэль Равил улы Хәерзамановның апасы Зенфира Равил кызы катнашты.
Бу истәлекле датага “Вакыт безне сайлады...” дип исемләнгән видео-презентация әзерләнде. Шулай ук чарага ул елларны чагылдырган статьялар һәм китаплардан торган күргәзмә оештырылды.
Әфганстандагы 9 ел да 51 көнгә сузылган сугыш безнең халыкка бик күп кайгы китерде, күпме күз яшьләре түгелде. Якташыбыз – Шәрипкол авылы егете Гафур Рәҗәп улы Гыйрфановка Әфганстаннан туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Аның һәм башка һәлак булган солдатлар истәлегенә Рәйлә Евграфова “Һәлак булганнарга дан!” җырын башкарды.
Бу егетләрнең батырлыгын тарихтан һәм хәтердән җуеп ташлап булмый. Гомерләрен аямыйча хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбызны онытырга хакыбыз юк.
Айгөл Ярмиева, китапханәчесе.