Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Егетләр хәрби әзерлек үтә

Районның мәктәп укучылары биш көнлек хәрби-кыр җыенына җыелды.

Районның мәктәп укучылары биш көнлек хәрби-кыр җыенына җыелды.

Кичә парта артында утырсалар, хәзер аларга кулларына чын корал алырга туры киләчәк. Агымдагы елда биредә 78 курсант хәрби әзерлек үтә.

Тәүдә алар сафка тезелеп, төз йөрүгә әзерлекләрен күрсәтәләр. Тантаналы шартларда флаг күтәрү мөмкинлеге республика ярышларында җиңүче Дамир Салихов һәм Георгий Чопанашвилига бирелде. Хәрби-кыр җыенын ачу тантанасында мәгариф бүлеге начальнигы Г.М.Исәнбаева катнашты.

- Бездә ел саен хәрби-кыр җыеннары үткәрелә. Бу көннәрдә укучылар физик культура буенча нормативлар тапшырачак, тактик әзерлекне һәм уставны өйрәнәчәк. Хәрби-кыр җыеннары 20 майда “Алкино-2” хәрби частенда Калаш­ников автоматыннан ату буенча башлангыч күнекмәләр белән төгәл­ләнәчәк, - диде Гөлнара Мәкъсут кызы.

Тәүге төндә үк лагерь биләмәсе “гадәттән тыш хәл”не хәтерләтте – байракны “урлыйлар”. Ләкин каравылда торган Подлуб авылыннан Руслан Гә­рәев аны вакытында сизеп калып, тиешле урынына кайтарып куйды. Шулай итеп, хәрби җитәкчеләр часовой­ларның уяулыгын тикшерде. “Шартлы дошман” Кабак мәктәбенең хәрби җитәкчесе булып чыкты. Курсант Гәрәев үз бурычларын югары дәрәҗәдә үтәде.

- Бу чаралар укучыларда чын ир-егетләргә хас сыйфатлар тәрбияләп һәм аларны хәрби хезмәткә әзерләп кенә калмый, патриотик тәрбия дә бирә, - диде уку-кыр җыеннары начальнигы Марат Әбүбәкиров.

Кухняда да эш кайный - 6 курсант ротаны ашатырга тиеш. Димәк, аларның үзләренә учак ягарга, су ташырга, утын китерергә һәм ашарга пешерергә туры киләчәк. Әйткәндәй, кыр шартларында пешерелгән пылау тәмле килеп чыккан.

- Ашарга әзерләү авыр түгел. Иң мөһиме, азыкны алдан әзерләп куярга гына кирәк. Минем өчен хәрби-кыр җыены яңалык. Ләкин авылда үскән­лектән, мондый авырлыклар мине куркытмый, - ди Камышлы урта мәктәбе укучысы Динислам Гыймранов.


Физик әзерлек буенча нәтиҗәләр

Граната ыргыту

1нче урында – Константиновкадан Константин Медведев (43 метр);

2нче урында – Олыкүлдән Георгий Чопанашвили (40 метр);

3нче урында – Сәвәләйдән Тимур Исламголов (38 метр).

100 метрга йөгерү

1нче урында - Данил Бахитов (гимназия);

2нче урында - Георгий Чопанашвили (Олыкүл);

3нче урында - Марсель Яхин (2нче санлы мәктәп).

Турникта күтәрелү

1нче урында – Олыкүлдән Эдуард Хәмидуллин (21);

2нче урында – гимназиядән Илмир Әрдәширов (19);

3нче урында – Олыкүл авылыннан Данил Сөләйманов (16).

Озынлыкка сикерү

1нче урында – гимназиядән Данил Бахитов (2.90 см);

2нче урында – Константиновкадан Даниил Авдасев (2.68 см);

3нче урында – Сихоннан Артем Тимошенко (2. 60 см).

1000 метрга йөгерү

1нче урында - Артем Тимошенко (Сихон);

2нче урында - Данил Вәкилов (Иске Кыешкы);

3нче урында - Алмаз Камалов (Сәвәләй).

Ринат ШӘЙБӘКОВ.
Читайте нас: