Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хезмәткә чакырылучылар көне

Ел саен без яшь егетләребезне Кораллы Көчләр сафларына изге гражданлык бурычларын үтәргә җибәрәбез. Алар өчен бу өлкән тормышка аяк басу, дигән сүз.

Ел саен без яшь егетләребезне Кораллы Көчләр сафларына изге гражданлык бурычларын үтәргә җибәрәбез. Алар өчен бу өлкән тормышка аяк басу, дигән сүз.
Шул көннәрдә районда Хезмәткә чакырылучылар көне үткә­релде. Егетләрне котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Флизә Макеева, Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Сергей Симонов, районның ветераннар советы рәисе Абдулхай Мөхәммәтҗанов, районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбуталипов һәм Прибельский авылының дин әһеле Андрей килгән иде. Алар егетләрнең лаеклы һәм намуслы хезмәт итүләрен теләделәр.
- Солдат булу элек-электән дәрәҗәле санал­ган. Шунысы куанычлы, хәзер егетләрнең күбесе хезмәткә үз теләге белән китә. Бу яшь буынга патриотик тәрбия бирү нәти­җәседер. Район биләмәсен­дә, шулай ук югары һәм урта уку йортларында бик күп патриотик чаралар үткәрелә. Әти-әниләребез, туганнарыбыз, республика һәм Русия халкының иминлеге сезнең хәрби хезмәтне ничек алып баруыгызга бәйле. Сәламәтлегегез ныклы, рухыгыз көчле булсын! Бер ел вакыт тиз үтеп китәр. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз янына сез көч һәм тәҗрибә туплап, олы тормышка аяк басарга әзер булып кайтырсыз, - диде Флизә Наил кызы.
Шулай ук бу көнне Бөек Ватан сугышында, Әфганс­тан һәм Чечен Республикаларындагы хәрби хәрә­кәт­ләрдә һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчкәләр салдылар.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: